Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көллияттә Илдус абыйны искә алдылар (+фоторепортаж)

Норма җирлегендә урнашкан Арча аграр сәнәгать һөнәри белем бирү көллиятендә Илдус Латып улы Төхфәтуллин истәлегенә спорт ярышлары булып узды.

Илдус Латыпович әлегеуку йортында 1988дән 2003 нче елга кадәр физкультура укытучысы булып эшеләде. Ул укучыларны спортка тарту юнәлешендә бик күп эшләр башкарды, аның укучылары район һәм республика күләмендәге ярышларда бик актив катнаштылар, һәрчак призлы урыннар яуладылар. Илдус абый бигрәк тә чаңгы, гер күтәрү, көрәш кебек спорт төрләрен үз итә иде. Ул безнең күңелләрдә максатына ирешүчән, нык характерлы, чын ир-егет булып истә калды һәм аның исеме онытылырга тиеш түгел.

Чараның икенче өлеше спорт уеннары белән дәвам итте. Егетләр уеннарда бик теләп катнашты.

Идәннән этелү буенча:
1 урын - Нурвил Дәминов (Салавыч )
2 урын - Фәнис Газизов (Кече Лызи)
3 урын – Рәнис Сабиров (Балтач)

Озынлыккак сикерү буенча:
1 урын - Нурвил Дәминов (Салавыч )
2 урын - Фәнис Газизов (Кече Лызи)
3 урын - Хәлил Идрисов (Куныр)

Скакалкада сикерү буенча:
1 урын - Илназ Гәрәев (Көек )
2 урын - Илназ Шаһиев (Кенэ)
3 урын - Улугбек Рахманов (Балтач).

Группалар арасында беренчелекне 31 группа (мастерлары Нияз Шиһапов) яулады. 32 группа (группа җитәкчесе Илфат Абдуллин, мастерлары Рәйхан Низамов) – икенче, 21 группа (мастерлары Дамир Шаһиев) өченче призлы урынга лаек булды. Илдус Төхфәтуллинның кызы Чулпан һәм анын кияве Фәнис Газизуллин ярышларда беренче урынны алучы егетләргә үзләренең акчалата бүләкләрен тапшырдылар.


P.S. Чараны оештыруда "ФОРПОСТ" оешмасы җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов, педагог оештыручы Лилия Фазуллина, ОБЖ һәм физкультура укытучысы Фәнзил Фазлыев, директор урынбасары Рәис Галиев зур тырышлык куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПЛ