Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көмеш тавыш тынмый, йөрәкләрдә чыңлый

Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый.

Быел мәктәп белән саубуллашып, 11 сыйныфны - 192, 9 сыйныфны 364 укучы тәмамлаячак.

Соңгы звонок, соңгы чыңлау. Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрләрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!

Бүген районыбызның һәр мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлый, тантаналы линейкалар үтә. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын ала.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамланса да, алда имтиханнар һәм олы тормышның беренче дәресләре көтә. Иртәгә, 26 май көнне 9 сыйныфлар инглиз теленнән төп дәүләт имтиханы ташырса, 29ында исә 11ләрне география фәненнән сынау көтә. Уңышлар юлдаш булсын, сезгә, кадерле балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250