Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көмеш медаль кире кайта

1 сентябрьдән барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларында федераль белем бирү программалары гамәлгә ашырыла башлаячак

Яңа уку елына да санаулы көннәр калып бара. Бүген район мәдәният йорты районыбызның тәрбия һәм белем бирү учакларында хезмәт куючыларны үзенә, август конференциясенә җыйды.

Яңа уку елы нинди яңалыклар белән килеп керә? Узган елгысына нинди нәтиҗәләр ясарлык? Бу сорауларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов җавап бирде.

— Ренат Камилевич, 2023-2024 уку елы укучылар, педагоглар, әти-әниләр өчен нинди яңалыклар алып килер дип көтелә?

— Быелгы уку елында яңалык буларак, 1 сентябрьдән барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларында федераль белем бирү программалары гамәлгә ашырыла башлый. Бу программа кысаларында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү бурычы куела.
Яңа уку елыннан үзгәреш буларак, бер яки ике "4«лесе булган укучыларга көмеш медаль бирү кертелә. Укучыларга тырышып уку өчен тагын бер этәргеч булыр дип ышанабыз.

Алдагы уку елының якты яңалыкларының тагын берсе — Бөтенроссия «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый яшьләр эшчәнлеге булачак, аның максаты — балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, аларның ял вакытын оештыру һәм традицион-рухи, әхлакый кыйммәтләр, патриотизм нигезендә үзаңын формалаштыру.
— Узган уку елында яңалык буларак, һәр атна Россия Федерациясе һәм Татарстан Респуб-ликасы гимннарын җырлап, "Мөһим сөйләшүләр«дән башланып киткән иде. Бу уку елында тәрбия юнәлешендә нинди яңалыклар бар?

— Быелгы уку елыннан районның 100дән артык укучы белем ала торган 11 мәктәбендә «Тәрбия буенча директор киңәшчесе» штатлары булдырылды. Тәрбия процессына катнашучыларның барысының да тыгыз хезмәттәшлеге яшьләрнең булган проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк дип ышанабыз.

Мәктәп укучыларын тәрби-яләүдә әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештыру да зур роль уйный. Ел саен уздырыла торган «Тату сыйныф серләре» конкурсының максаты да белем бирү оешмалары һәм ата-аналар комитетлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшы практикаларын ачыклау иде. 
Яңа уку елыннан төп һәм урта мәктәпләр «Киләчәккә билет» проекты кысаларында 6нчы сыйныфтан башлап, һөнәри ориентациянең бердәм моделе — профминимум буенча эшли башлаячак. 

— Туган телдә белем һәм тәрбия бирү, район мәгариф оешмаларында туган телләрне укыту мәсьәләләренә дә тукталып китсәгез иде.

— Туган телдә белем һәм тәрбия бирүгә игътибарны киметмичә, балаларда туган телгә һәм милли кыйммәтләргә, традицияләргә мәхәббәт тәрбияләүдә гаиләнең ролен популярлаштыру эшен активлаштыру, дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен өйрәнү, иҗтимагый файдалы хезмәтне кайтаруны күз алдында тота.

Туган телне саклау һәм үстерү һәрвакыт мөһим мәсьәлә булып тора, шуңа да районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында милли белем һәм тәрбия бирүне тиешле югарылыкка күтәрү максат итеп куела.

Районда 29 мәктәптә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, 7 мәктәптә удмурт, 2 мәктәптә мари теле һәм әдәбияты укытыла. Районыбыз мәктәпләрендә 49 татар теле һәм әдәбияты, 6 удмурт теле һәм әдәбияты, 1 мари теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә.

Милли белем һәм тәр-бия бирүнең нәтиҗәле күрсәткечләренең берсе — дәүләт йомгаклау аттестациясе. Агымдагы елда ана теленнән төп дәүләт имтиханын районда 88 бала тапшырды, шуларның 68е — татар теленнән, 18е — удмурт, 2се мари теленнән. Барлык укучыларның да нәтиҗәләре уңай, район буенча туган телләрдән уртача билге — 4,5 (республикада 4,4).

Татар теленнән Бердәм рес-публика имтиханын Куныр мәктәбеннән Зилия Юнысова 89 баллга тапшырып, Казан федераль университетының инглиз һәм татар теле бүлеге студенты булды.

— Мәгариф оешмалары бүгенге көндә уку елын башларга әзерме? Кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?

— Авылларда эш булмау һәм шунлыктан яшьләр аз калуга бәйле рәвештә мәктәпләр санының кыскару-кыскармавы, кызганычка, безнең теләк һәм омтылыштан гына тормый. Шулай да безнең район җитәкчелеге балалар бакчасы һәм мәктәпләрне саклап калу сәясәтеннән чыкмаска тырыша. Яңа уку елында да районыбызда 37 гомуми белем бирү оешмасы эшләячәк.

Яңа уку елына әзерлек уңаеннан, Салавыч күп-профильле лицеенда туклану блогы яңартылды, республика бюджетыннан ашханәдә 9 миллион 232 мең сумлык капиталь ремонт ясалды.

«Заманча мәктәп» проекты кысаларында Смәел, Бөрбаш, Урта Көшкәт мәктәпләрендә физика, химия, биология фәннәре буенча «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылу көтелә. 

Кадрлар кытлыгын киметү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Укытучылар әзерләүгә стипендия ярдәме» проекты гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 18 студент шушы проект кысаларында белем ала. 

Районыбыз мәктәпләренә, балалар бакчаларына 14 яшь белгеч кайтты. Норма урта мәктәбендә республиканың максатчан укыту программасы нигезендә белем алган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Балтач урта мәктәбендә һәм гимназиядә «Авыл укытучысы — Земский учитель» программасы буенча математика, башлангыч сыйныфлар укытучысы эшли башлаячак. Шулай да әле физика, информатика, математика фәннәре буенча районыбызда кадрлар җитеп бетми.

— 2023 ел илебездә Укытучы һәм остазлар елы буларак үтә. Бу ел укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Ренат Камилевич, бу уңайдан районда нинди эшләр башкарылды, нинди чаралар планлаштырыла?

— 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан старт бирелгәннән соң, район мәдәният үзәгендә Укытучылар һәм остазлар елын ачып җибәрдек. Халыкара Гаилә көне уңаеннан, «Хыял» яшьләр үзәгендә 42 укытучы гаиләсе өчен матур чара үтте, район Сабан туенда районыбыз мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт куючы 27 укытучы династиясе әгъзалары бүләкләнде. 

Укытучы һөнәренә кызыксыну уяту максатыннан, 2022 елда Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясендә педагогик-психологик сыйныфлар ачылды. Киләчәктә үзебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан педагогик уку йортларын тәмамлап эшкә кайтучылар артыр дип өметләнәбез.

— Районда белем бирү дәрәҗәсен бәяләүче төп күрсәткечләрнең берсе булып дәүләт йомгаклау аттестация-се тора. Узган уку елындагы имтихан нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтсәгез иде.

— 9 сыйныфны 358 укучы тәмамлады. 349 укучы төп дәүләт имтиханын тапшырды. 9 сыйныфларда аттестатсыз яки көзге сынауга калучылар булмады.
11 сыйныфны тәмам-лаучылар үз теләкләре белән 11 фән буенча имтихан тапшырдылар, 146 чыгарылыш сыйныф укучысы да аттестат алды. Балтач гимназиясеннән Әмир Сабирҗанов рус теленнән 100 балл җыюга иреште, укытучысы Венера Мостафина. Норма мәктәбеннән Гөлшан Шиһабетдинова белән Салавыч лицееннан Зилә Сәйфелганиева һәр фәннән дә 90нан югары балл җыеп, иң күп балл җыючылар булдылар. 

— Республикабызда сәләтле балаларны барлау, үстерү, аларга белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Укучыларыбызның уңышлары ничек?

— Районда фән олимпиа-дасында катнашучы укучылар саны ел да артып тора. 2022-2023 уку елында төрле фәннәрдән уздырылган олимпиадаларда призлы урыннарга 515 укучы чыкты һәм шулардан 130 укучы республика бәйгесендә катнашу хокукына ия булып, 81 призлы урын алуга ирештек. 2021-2022 уку елы белән чагыштырганда, бу 24кә күбрәк. Олимпиадаларның региональ этабында 15 призлы урын яуланды, республика этабында 66 җиңүче һәм призерыбыз бар, шуның 9ы «Олимпка юл» олимпиадасы җиңүчеләре. Елдагыча, бу юнәлештә Норма, Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе алдынгы урыннарда.

— Яңа уку елы башлану уңаеннан мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга, әти-әниләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?

— Хөрмәтле мөгаллимнәр! Замана җитди адымнар, кыю карарлар кабул итүне сорый. Иң беренче чиратта, бу уку-укыту сыйфатын яңа югарылыкка күтәрү, укучыларыбыз белеменең эзлекле һәм конкурентлыкка сәләтле булуында чагыла. Бүген балага белем бирү генә җитми, ә бәлки аңа булачак һөнәрен сайлау һәм тормышта үз урынын табуда ярдәм итү зарур. Кадерле укучылар, хөрмәтле коллегалар, әти-әниләр, һәммәгезне дә яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, укуыгызда, намуслы хезмәтегездә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью