Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көмеш медаль кире кайта

Ни хәлең бар, мәктәп?

Борчу-мәшәкатьләре, сөенеч-шатлыклары белән яңа уку елы башланды. Яңа уку елында үзгәрешләр җитәрлек.

Әйтик, көмеш медаль кире кайта. Бердәм дәүләт имтиханнарында алтын медальгә ия чыгарылыш сыйныф укучысына 5 балл өстәлсә, көмеш медаль алучыларга 3 балл кушылачак. Быелдан хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар биреләчәк.

1 сентябрьдә сыйныф сәгатьләре тынычлык темасына узды. XI сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре әзерләнә. Анда махсус хәрби операция башлану, Россия составына яңа төбәкләр керү, санкцияләр турында да сөйләнә. «Тормыш иминлеге нигезләре» (ОБЖ) фәне урынына «Куркынычсызлык нигезләре һәм Ватанны саклау» дәресе укытыла башлаячак.

— Кайчак укучыга такта сөртергә кушсаң да, канәгатьсезлек белдергән әти-әниләр бар иде. Хәзер укучыга мәктәп территориясенә агач, чәчәкләр утырту, мәктәп мәйданчыгын, классны бизәү, театр костюмнары ясау, музейда, китапханәдә ярдәм итү өчен ата-ананың ризалыгы кирәк булмаячак, — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Мәктәпләргә 2 меңгә якын укытучы җитми. Аеруча математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык күзәтелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев