Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Коррекцион сыйныф

2017-2018 нче уку елыннан, Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбендә, башлангыч сыйныфлар өчен интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекләре булган балалар өчен коррекция сыйныфлары эшли башлады.

Мәктәптә шушы юнәлештә сыйныфлар ачылу әти-әниләр өчен әйтеп бетермәслек куаныч булды. 2б сыйныфында 3 укучы, 4б сыйныфында 2укучы Нөнәгәр, Чутай, Яңгул, Норма авылларыннан йөреп укыды. Бу укучылар өчен аерым кабинет, логопункт тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылды. Фәннәр аерым (җиңеләйтелгән формада) укыту планы буенча укытылды. Укучыларга фәннәрдән белем стандартларын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек тудырды. Балалар белән махсус белемле логопед-дефектолог эшләде. Укучылар өчен озайтылган көн группасы, дәрестән тыш шөгыльләнү өчен түгәрәкләр эшләде. Мәктәптә үткән һәр чарада, күргәзмәләрдә кул эшләре белән, концерт, бәйгеләрдә балаларыбыз актив катнашты.

Эш тәҗрибәсен тарату максатыннан февраль аенда әти-әниләр өчен районкүләм “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Районның төрле мәктәпләреннән килгән балалар һәм әти-әниләр коррекцион сыйныфларда дәресләр карады, укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә булдылар, логопункт белән таныштылар, логопедия һәм технологиядән мастер-класста катнаштылар. Соңыннан укучылар тарафыннан куелган концерт һәм сәхнәләштерелгән күренешләр һәркемдә соклану тудырды. Ата-аналар район мәгариф идарәсе методистлары, психологлары, Нөнәгәр мәктәбе җитәкчеләре һәм укытучылары белән үткәрелгән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдән канәгать калдылар, шатлыклы күз яшьләре аша рәхмәтләрен белдерделәр.

Интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекләре булган балалар өчен коррекция сыйныфлары ачуны оештырган Балтач район башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улына, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Рамил Илдус улына, Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Ихтирам белән коррекцион сыйныф әти-әниләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррекцион сыйныф