Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кошларга ярдәм итү-безнең бурыч!

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы итеп тәрбияләү безнең үзебездән тора.Иң беренче бу эш гаиләдә башланып, балалар бакчасында дәвам итәргә тиеш.

Кышлаучы кошлар турында кайгырту безнең изге бурычыбыз. Балалар белән ничә ел рәттән инде без балалар бакчасы мәйданчыгына, өй яннарына җимлекләр эләбез. Көн саен аларга азык салырга да онытмыйбыз. Балалар саф һавага чыккач җимлеккә килгән кошларны күзәтергә яраталар.Кошлар курыкмасын өчен, алар үзләрен тыныч тотарга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклеген дә беләләр.

Балалар белән әңгәмә вакытында кошларның суыктан түгел, ә ачлыктан күпләп үлүләрен ачыкладык. Шуңа күрә кошлар кышын урманнан авылга күченәләр, кешеләр янына сыеналар.Тамагы тук кошчыкка бернинди суыклар да куркыныч түгел.Һәм без күбрәк кошларга ярдәм итү максатыннан авыл кешеләрен дә бу эшкә тартырга дип сөйләштек.

Төркемебездә  “Кошларга ярдәм ит!” экологик  акциясен игълан иттек. Балалар белән әти-әниләр дә бу чарага бик теләп кушылдылар. Кошларны ашатырга өндәгән листовкалар ясап, аларны авыл кибетләренә, почта-пункт ишекләренә ябыштырып чыктык. Бу эшне алар зур кызыксыну белән башкардылар, кошларга ярдәм итә алуларына сөенделәр. Төркемебезгә биш авылдан балалар йөрүен исәпкә алсак, күпме кешене без кошларга ярдәм итәргә тарткан булып чыгабыз бит.

Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләп башкарсак иде!

 

Нигматуллина Р.Ф.

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеcе.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җимлек кошларга