Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кошларны яратырга һәм кайгыртырга кирәк, ди “Каенкай” балалары (+фоторепортаж)

Бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы апрельне кошлар ае буларак башлап җибәрде. Аның кысаларында балалар төрле кошлар рәсемнәре ясап алып килде, оста куллы әтиләребез сыерчык оялары белән сөендерделәр һәм менә ниһаять, бакчабызда уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары катнашында Кошлар көне билгеләп үтелде.

Әлеге чарада бакчаның барлык балалары һәм хезмәткәрләре катнашты, шуңа да бәйрәмне күңелле һәм онытылмаслык итеп үткәрергә тырыштык. Балалар матур җырлары, күңелле биюләре,сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләре белән куандырдылар. Бәйрәмгә тагын да зур ямьне Балтач дәүләт тыюлыгы вәкилләре өстәде. Алар “Мин һәм Кызыл китап” конкурсында катнашкан балаларга рәхмәтләрен ирештереп, җиңү яулаган балаларга грамотолар тапшырдылар.

Балаларыбызның кечкенәдән кошларны кайгыртырга кирәклеген белеп үсүләре, әлбәттә, бик сөендерә. Чөнки кечкенә дусларыбызның моңлы җырларын гына тыңлап хозурлану дөрес булмас иде, аларны ашату, оялар кору һәм киләчәкләре өчен борчылу кечкенәдән күңелгә орлык булып салынса, дәү үскәч үз җимешләрен дә бирәчәк. Һәм без моңа һичшиксез ышанабыз.

Эльвира Абдуллина

4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев