Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Котладылар, әмма бүләге соңрак... (+фото)

Нигездә мөгаллимнәрне август киңәшмәсе, укытучылар көнендә зур сәхнәгә чакырып тәбрикләүгә күнеккәнбез. Соңгы елларда уку елына йомгак ясаучы «Талантлар парады»нда да бүләкләүләр матур традициягә әверелеп бара.

Узган атнада исә бертөркем укытучы, тәрбиячеләрне район мәдәният үзәгенә  җыеп котладылар. “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе” бәйгеләрендә җиңү яулаганнар хөрмәтләнде.

Укытучы-тәрбиячеләрне көндәлек котласаң да артык булмас, миңа калса. Башкарган хезмәтләре тавык чүпләп бетермәслек, таләпләр торган саен катгыйлана. Министрлык тарафыннан гына түгел, хәзер әти-әниләр дә артык таләпчәнгә әйләнде. Тәбрикләү сүзе белән сәхнәгә күтәрелгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева да бу хакта ассызыклап узды.

– Сез төрле категория балалар, әти-әниләр белән эшлисез. Авыр хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Үзегезнең һәм укучыларыгызның район, республика, төбәк күләмендә үткәрелгән бәйге, олимпиадаларда җиңүләр яулавыгыз тырыш хезмәтегезнең нәтиҗәсе. Тик сез күрсәткечләр өчен генә эшләмисез. Намус белән ихластан башкарган хезмәтегез өчен тагын бер кат рәхмәт сезгә, – диде ул котлау сүзендә.

Сәхнәгә күтәрелгән укытучы-тәрбиячеләргә, олы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, дипломнар тапшырылды. "Финанс кыенлыклар булу сәбәпле, бүләкләр соңрак тапшырылачак, дип аңлатты мәгариф идарәсе җитәкчесе. Хәер, укытучы рәхмәткә эшләргә өйрәнгән инде ул. Алар зарланмый, кушалар икән карусыз эшли һәм өстәмә хезмәт өчен хак та өмет итми. Бүләккә дә зур өметләр багламый. Бары ихластан башкарган хезмәтенә генә пычрак атмасыннар.

Сәхнәгә бүләкләнергә күтәрелгән мөгаллимнәр арасында яңа йөзләрне күрү аеруча сөенечле булды. Остазларның остазлары булган Балтач мәктәбеннән Ризилә Гафарова, Куныр урта мәктәбеннән Әнисә Саттарова, Балтач гимназиясеннән Алсу Җәләева, Норма мәктәбеннән Гөлүзә Нәсыйхова, Түнтәр мәктәбеннән Лилия Нәкыйповалар сафын үз эшләренә фанатларча бирелгән Салавыч мәктәбеннән Ранил Гыйләҗев, Кунырдан Гөлнара Әшрәфҗанова, Балтач мәктәбеннән Зилә Шакирова, Чепья мәктәбеннән Илһам Шиһаповлар тулыландырды.

– Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында белем алып кайткач та, туган мәктәбемдә эшли башладым. Хезмәтемне яратып, ихластан башкарам. Заманалар үзгәреп, таләпләр кырысланса да, хезмәтебез даими яңалык таләп итсә дә, мин үземне башка өлкәдә күзалдына да китерә алмыйм, – ди Гөлнара Әшрәфҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев