Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күпкырлы сөйләшү

Бу атнада Балтач урта мәктәбенең һәр классында ата-аналар җыелышы булды.

Башлангыч сыйныфларда ул 16нчы гыйнвар көнне узды. Көн тәртибенә беренче яртыеллык нәтиҗәләре, озынайтылган көн группасында балаларның эшчәнлеге, балалар арасындагы суицид күренешләр кебек темалар куелган иде. Әти-әниләр балаларның билгеләре белән электрон көндәлектән һәркөн танышып барсалар да, укытучылар һәр балага аерым тукталып, нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады. Балаларның озынайтылган көн группасындагы эшчәнлеге, мәктәп һәм "Хыял" яшьләр үзәге базасында эшләп килүче түгәрәкләр хакында да тулы мәгълүмат бирелде. Мәктәп яшендәге балалар арасындагы күзәтелгән суицидлар турында күпкырлы сөйләшү булды, психолог киңәшләре тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250