Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кәримова Лалә “Киләчәккә билет” республикакүләм бәйгесе лауреаты

Түнтәр урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Кәримова Лалә Рамил кызы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, планшет белән бүләкләнде.

Лалә "Киләчәккә билет" иҗади эшләр бәйгесендә "Болын-тургайлы һөнәр" дип исемләнгән шигыре белән катнашып, муниципаль этапта җиңүче булган иде. Республикакүләм бәйгедә лауреат булды. (остазы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы). Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Готов улы Әхмәтов кул куйган Рәхмәт хатында түбәндәге юллар бар: "Республикада урта белем мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында узган "Киләчәккә билет" бәйгесендә актив катнашуыгыз өчен һәм игенче һөнәренә мәхәббәт белән сугарылган Сезнең иҗат җимешенә югары бәя биреп, Сезгә олы рәхмәтемне юллыйм."

Үткән уку елында мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Нәкыйпова Назлыгөл "Киләчәкне күрдем төшемдә" дип исемләнгән шигыре белән катнашып, республика күләмендә беренче урынны алды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә Лилия Нәкыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250