Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Күркәм һәм файдалы чара”

21 март көнне бистәнең икенче номерлы балалар бакчасында җылы яклардан кайтучы кошларны каршы алуга багышланган чара – “Карга боткасы” бәйрәме булып узды.

Чараның максаты: халкыбызның күркәм бәйрәм йолаларын сабыйларның күңеленә кечкенәдән сеңдерү, яз турында күзаллауларын баету, кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Тәрбиячеләр мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бергәләп бәйрәмнең эчтәлеген бик тулы итеп ачтылар, матур итеп оештырдылар.

“Күчмә кошларыбыз” тематик атналык кысаларында “Хуш киләсез, кошкайлар!” дигән темага акция дә уздырылган иде. Әлеге акциягә, бәйрәмгә кунак итеп чакырылган, “Балтач”дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре йомгак ясадылар. Эколог абыйлар кулыннан әти-әниләре белән бергәләп сыерчык оялары ясаган балалар дипломнар алдылар.

Нәтиҗәдә, 17 сыерчык оясы үз хуҗаларын эзләп урманнарга урнаштырылырга җибәрелде. Нәни табигать сакчыларын күреп күңелләр сөенде. Киләчәктә, зур үскәч тә, әлеге чаткылар сүнмәсен иде дигән теләктә каласы килә.

Фото: З.Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы