Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбаш горурлыгы Илсаф әлегә каникулда (фото)

Шушы көннәрдә Түнтәр мәктәбендә кунакта үткән уку елында мәктәбебезне тәмамлаган Илсаф Нуриев булды.

Илсаф Көшкәтбашта туып-үскән егет. Ул Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемен йөртүче хәрби училищеда (Рязанское высшее воздушно-десантное командное училище имени генерала армии В. Ф. Маргелова) белем ала. Илсаф кайбер сыйныфларда "Тормыш дәресләре" кысаларында чараларда катнашты. Әлеге уку йортындагы уку шартлары белән таныштырды. Керү имтиханнары хакында мәгълүмат бирде. Кайбер сорауларга "Хәрби сер" дип, җавап та бирми калдырды. Илсаф инде җиде тапкыр парашюттан сикергән. Анда уку өчен физик яктан бик чыныккан булырга кирәклегенә басым ясады. Илсаф мәктәптә укыганда районыбызның Норма мәктәбе базасында оештырылган "Аэроплан" түгәрәгенә йөрде. Мәктәптә хәрби-спорт ярышларында актив катнашты һәм тырыш укучылардан иде. Хәрби училищеда да бик яхшы укый. Илсафка сәламәтлек, укуында уңышлар телибез. Әти-әнисенә горурлык булырдай чын ир-егет булырга язсын, дип хәбәр итә «Бәхетле балачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250