Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбашка Үги әни , Көлкәй, Елак кыз, Куяннар... килгән (+фото)

Көшкәтбаш мәктәбендә Яңа ел тамашасы булды

Тамашада үзенең кызлары белән Үги әни , Көлкәй, Елак кыз, Куяннар, Тычкан балалары, Төлке, Шүрәле дә катнашты. Узып баручы ел хуҗасы Әтәч яңа ел хуҗасы Эт белән озак кына тартышканнан соң, үз урынын калдырырга риза булды. Быелгы Яңа ел балаларга бүләккә оттырышсыз лотерея уены алып килгән иде. Һәр бала бүләкле булды. Бәйрәмне бозарга теләп йөргән Убырлы да тиз акылга утырды. Кар кызының югалган түфлиен табучы Кар әби бәйрәмгә нур өстәде. Хат ташучы Печкин котлаулар китерде. Мәктәп директоры Кәүсәрия Зәкиевна бу котлауларны уку алдынгыларына тапшырды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмнең төп кунагы булдылар. Чыршы тирәсендә җырладык, биедек, уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек. 
Әлеге бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән “Уңыш” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Гомәр Мөбарәкҗановичка, балаларны Яңа ел күчтәнәче белән сөендергән авылыбыз мәчете өлкәннәренә, Кыш бабай капчыгын тутыруда өлешләрен керткән Кәүсәрия һәм Фирдания апаларына ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр көшкәтбаш мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме