Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбашка Көз кызы килгән (+фото)

Көзнең соңгы аена да аяк бастык. Бу ел фасылы һәр йортка муллык, бәрәкәт алып килде. Тыныч күңел белән кышка керергә дә була. Тынычлык, муллык булганда бәйрәм итәсе килә.

Без дә укучылар белән Уңыш бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә кунак булып Көз кызы килгән иде. Ул юлында витаминлы ашлардан баш тартып, чипсы гына ашап йөрүче малайны очратты. Аңа һәм укучыларга чипсыны кыздырганда канцероген дигән агулы матдә бүленеп чыгуы һәм аның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавын аңлатты. Көз кызы балаларны бакчалар, басу-кырлар буйлап сәяхәт иттерде. Бакчада очраган яшелчәләр үзләренең витаминнар чыганагы булулары хакында сөйләделәр. Басу -кырларда игенче хезмәте һәм авылыбызның алдынгы комбайнчылары белән таныштылар. Көз кызы бүләккә табышмаклар, кызыклы уеннар алып килгән. Ә безнең балалар аңа матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Әлеге бәйрәмнән балалар да, ата-аналар да күтәренке кәеф белән таралдылар.

Гөлнара Рәхматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев