Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбашлылар Тукай музеенда кунакта (+фоторепортаж)

Кичә Көшкәтбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы, Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Тукай музеена сәяхәт кылды.

Арча ягы безне үзенең гүзәл табигате, ачык йөзле кешеләре белән каршы алды. Музейда укучылар кечкенә Апушның балачагы, үсмер еллары трында мәгълүмат алдылар. Аның нинди авырлыклар аша үтеп Бөек шагыйрь булып танылуын белделәр. Музейдагы һәр экспонат балаларда зур кызыксыну уятты. Сәгъди абзый йортында булып, борынгы татар халкының тормыш-көнкүреше белән таныштылар. Безнең өчен шунысы да зур яңалык булды: Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шушы йорт янында парк ачылган. Монда Тукай әкиятләрендәге геройларның сыннары ясалган. Сәгъди абзый белән Тукай утырткан нарат агачы чын тарихи истәлекләрнең берсе. Нәни Тукаебыз су коенган инеш янында гына чәчләрен тарап Су анасы утыра, ерак түгел генә кое да бар. Бүгенге сәяхәтебез балаларга бик ошады. Әй күзәттеләр, фотоларга төштеләр...Салам түбәле сарайны күреп шаккаттылар...Кыскасы, һәммәбез дә бик канәгать калдык. Бу ялыбызны оештыручы мәктәп директоры Кәүсәрия Төхфәтуллинага чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.Шулай ук безне сабыр гына исән-имин йөртеп кайтучы Түнтәр мәктәбе шоферы Гарифуллин Илфат абыйга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.


Гөлнара Рәхматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай Кырлай музее