Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата (+фоторепортаж)

5-6нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре көче белән әзерләнгән тамаша бер сулышта, көчле алкышлар астында узды.

2 февраль көнне Көшкәтбашта февраль "чәчәк атты". 5-6нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре көче белән әзерләнгән тамаша бер сулышта, көчле алкышлар астында узды. "Еладык та, көлдек тә, сагышландык та, моңландык та", – диде тамашачы. Иң мөһиме, беркем дә чәчәксез кайтып китмәде. Әниләребез дә, туган якны яратучыларыбыз да, иген игүчеләр, икмәк пешерүчеләр, чәчәк бүләк итәргә яратучылар, үз гомерендә бер булса да ромашка таҗларына мөрәҗәгать итүчеләр, дусларыбыз, февраль аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр... шушы матур тормышыбыз өчен шаһит киткәннәргә дә барысына да чәчәкле чыгыш бүләк иттек. Әлеге концертка көче кергән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип хәбәр итәләр “ШАТ-Көшкәтбаш”лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт