Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбашта Тукай көннәре (+фото)

Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен Татарстанда гына түгел, татар милләте яшәгән һәр төбәктә зурлап билгеләп үтәләр. Күптән түгел генә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Габдулла Тукайның иҗатына багышланган III регионара әдәби иҗат бәйрәме уздырылды.

Бу бәйрәмдә безнең мәктәптән дә 3 укучы катнашты. 4 сыйныф укучысы Төхфәтуллин Айназ Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы буенча үткәрелгән викторинада III урынга, 3 сыйныф укучысы Рахматуллина Зилия Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган авыл" җырын башкарып, шулай ук III урынга, 2 сыйныф укучысы Нургалиева Гөлгенә "Фатыйма белән Сандугач" шигырен сөйләп, III урынга лаек булдылар. Без әлеге укучыларыбызга һәм аларның әти-әниләренә ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез, алар белән горурланабыз!
Шулай ук  мәктәбебездә укытучылар һәм клуб мөдире Хәсәнова Гүзәлия белән берлектә, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге чарада укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Иҗаты буенча үткәрелгән викторинада бик теләп катнаштылар. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара ахырында Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры күмәкләшеп башкарылды.

Гөлнара Рахматуллина
Көшкәтбаш авылы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев