Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбашта укучылар нинди сюрприз әзерләгән?..

5 октябрь - Укытучылар көне буларак билгеләп үтелгәне һәркайсыбызга мәгълүм инде, җәмәгать. Бу көнне безнең мәктәп укучылары да зур әзерлек белән көтеп алганнар.

Яраталар да инде безне үзләренең сюрпризлары белән сөендерергә... Бәйрәм открыткалары, шигырьләр, җырлар, чәчәк бәйләмнәре... Хәтта безнең портретларны да ясап куйганнар. Үзебезне рәсемдә күреп, сабыйларча чын күңелдән сөендек. Беренчеләр дә бирешмәгәннәр. Әлегә яза белмәсәләр дә, изге теләкләрен йөрәк, йолдызчык рәсемнәре ясап җиткерделәр. Йөрәк - сезне яратабыз, йолдызчык-безнең маягыбыз дигән мәгънәдәдер дип аңладык. Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы диләрме әле... Башлангыч сыйныф укытучысы булуыбызга тагын бер кат сөендек. Сабыйларның ихлас котлауларын иң татлы җимеш буларак кабул иттек, дип хәбәр итә Гөлнара Рәхмәтуллина.

Шат Көшкәтбаш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне