Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көшкәтбаштан өлкәннәреннән рәхмәт килеп иреште (фото)

"Өлкәннәр көнен ел саен зарыгып көтеп алабыз. Көндәлек тормышыбыз бәйрәмгә тиң булса да, нәкъ менә Өлкәннәр көнендә үзем эшләп лаеклы ялга чыккан балалар бакчасында очрашу минем өчен зур вакыйга.

Быел да Көшкәтбаш балалар бакчасы коллективы әбиләрне үзенә кунакка дәште. Балаларның берсеннән-берсе уздырып җырлаулары, биюләре, шигырь сөйләүләрен күреп чын күңелдән куанып утырдык. Өлкән кеше өчен моннан да зур хөрмәт була алмый. Кичә ахырында мул табыннар артында кунак булдык. Мин барлык әбиләр исеменнән бакча мөдире Кәүсәрия Төхвәтуллинага, тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, балаларга, гомумән, бәйрәмне хәзерләргә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм" дип шалтырата Асия Рәхматуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250