Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Көтелгән җиңү” яки Балтач вундеркинды - 2 өлеш

Үз фәненә фанатларча гашыйк Ризилә ханымның (ул әле районның “Кызыл китабы”н төзүчеләрнең берсе, соңрак тулыланган китапның авторы) да тәүге уңышы гына түгел инде бу. Үзе әйткәндәй, бәхетле укытучы ул.

Моннан алты ел элек мәктәп тәмамлаган Ринат Нуриев дигән вундеркинд егетне әле газета укучыларыбыз онытмагандыр (аның уңышлары турында ул елларда шактый яздык без). Ул да биология, экология фәннәре буенча зур җиңүләр яулап (экология буенча шулай ук Рәсәй күләмендә җиңүче), укытучысына зур сөенеч, горурлык бүләк иткән иде.

– Ринат белән әле дә гел аралашып торабыз. Гүзәлнең җиңүен ишеткәч тә, иң беренчеләрән булып шалтыратып котлады. Каникулларга кайткач, җиләккә, мәтрүшкәгә дә барабыз. Мәктәп тәмамлагач ул Мәскәүдәге медицина университетына укырга кергән иде. Анда да искитмәле уңышларга иреште. Укуы, тәҗрибәләре белән танылды. Бөтен факультеттан сайлап алынган иң сәләтле биш студентның берсе булып, яңа оештырылган “киләчәк медицинасы” төркемендә, әллә нинди грантлар отып, инде булмаган иле дә калмады бугай. Фәнни тикшеренүләр өлкәсендә Америкада аккредитация үтеп, 220 урынына 219 балл җыйнады. Бу күрсәткеч белән аны дөньяның теләсә кайсы медицина уку йорты ординатурага бушлай укырга кабул итә. Бүген ул Англия, Америкадан чакыру көтә. Шулай ук дөньяның иң яхшы медицина учреждениесенә грант отучы Рәсәйдән беренче студент Ринатыбыз. Гүзәлебез дә киләчәген шушы юнәлеш белән бәйләргә тели. Иң сөенгәнем шул: Ринат аңа юнәлеш күрсәтергә, һәрьяклап ярдәм итәргә әзер.

– Ә Гүзәл үзе бу хакта сорагач, тыйнак кына: “Әле имтиханнарны бирәсе бар бит. Барысы да шул чакта билгеле булыр”, – ди.

Рәсәй күләмендә призер булган Гүзәлнең инде биологиядән 100 баллы бар. Бу сөйкемле, бик тә сәләтле һәм бик тыйнак кызыбызның башка фәннәрне дә шулай уңышлы тапшыруын, барлык изге хыялларының чынга ашуын телисе килә.

Уңышлар сиңа, Гүзәл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев