Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көтеп алган каникуллар

Укучылар зарыгып көткән җәйге ялларга да санаулы гына көннәр калды.

Берәүләр лагерьга баруны түземсезлек белән көтсә, икенчеләр авылга әби-бабай янына ашыга, өченчеләр каникулларда эшкә урнашып, әти-әниләренә бераз ярдәм итү нияте белән яна.
Җәйге ялларга көндезге мәктәп яны лагерьлары старт бирә. Аннан соң «Романтик» лагере үз ишекләрен ача. Быел да өч сменада: 16-22 июнь, 25 июньнән 16 июльгә һәм 19 июльдән 5 августка кадәр ял итәргә мөмкин булачак.
Беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр исемлеген мәгариф идарәсенә мәктәпләр төзеп җибәрә. Шуңа да сыйныф җитәкчеләренә баланың кайсы сменага барасын алдан хәбәр итәргә кирәк. Путевкалар хакында мәгариф идарәсеннән белешергә була. Лагерьга барыр алдыннан иң элек участок педиатрларына мөрәҗәгать итү мәҗбүри.
7нче августтан исә спорт сөюче 60 бала «Хыял» палаткалы лагеренда ял итә ала. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре белән килешүләр төзеп, 300 баланы эшле итәчәк. Аз керемле гаиләләр исә район социаль яклау бүлеге аша балаларын бушлай ял йортларына җибәрә ала.
Балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтсен дисәгез, бүгеннән үк мәктәпләргә, район мәгариф идарәсенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итеп, бала турында информация, гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250