Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кулларда чәчәк, күзләрдә яшьләр, күңелдә рәхмәт хисләре

Дүшәмбе көнне Норма мәдәният йортында тәрбиячеләрне, укытучыларны, гомумән шушы өлкәдә эшләгән һәрбер хезмәткәрне олылау тантанасын кыска гына итеп шулай тасвирлап булыр иде.

Озак еллар элек Норма мәктәбен икесе дә медальгә тәмамлаган Радик Хәмидуллин һәм Илгиз Әхмәдуллиннар күңелендә тәрбиячеләренә һәм укытучыларына рәхмәт хисләрен белдерү фикере тугач, алар һәркемнең күңелендә истә калырлык бүләк хәзерләү уе белән яна башлыйлар. Уй-фикерләр туры килә – авыл җирлегендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә эшләп лаек-лы ялга чыккан һәм бүген үзләрененең хезмәтләрен дәвам итүче тәрбияче-укытучыларга спектакль күрсәтү. Сөйләшүләр аша Кәрим Тинчурин исемендәге театр коллективы тарафыннан Туфан ага Миңнуллинның «Нәзер» исемле әсәрен тәкъдим итәргә дигән нәтиҗәгә киләләр.

Мәдәният йортына җыелган тәрбияче-укытучыларга Радик һәм Илгиз әфәнделәр иң элек үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерде, агымдагы елда юбилейларын билгеләп үткәннәргә олылап чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, залда утырган һәркемгә чәчәкләр бирелде. Ә инде спектакль турында сүз алып барсак, аны гади сүзләр белән генә тасвирлап булмый, шунда, тамашачы һәм сәхнәдәге артистлар белән елмаеп-көлеп, алар белән кайгырып, сугышның ачы сулышы, тормышның бормалы, гыйбрәтле язмышлары өчен көенеп, керфекләрне яшь тамчыларына төреп карарга кирәк. Бу әсәрне караганнан соң, Туфан ага Миңнуллинның татарның бөек драматургы икәненә тагын бер инанасың, исән вакытында аның районыбызда төрле очрашуларда еш булып, күпләребез белән якыннан аралашканы өчен горурланып утырдык.

Спектакль тәмамланып, артистларга, оештыручыларга рәхмәтләрне җиткергәч, һәркем күңелендә зур шатлык туып, яшәргә көч-куәт арткандай булды. Олыларны яшьлекләренә кайтарып, шул вакыттагы матур мизгелләре белән тагын бер янып-көеп яшәткән өчен аларның күңелендәге Радик Хәмидуллин белән Илгиз Әхмәдуллиннарга булган олы рәхмәт хисләре   изге гамәл булып язылып, бакыйлыкка күчкәннәргә дога булып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм