Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр белем учагы

Авыл мәктәбен үстерү, белем бирү системасын ныгыту, заманча технологияләрне уңышлы файдалану ягыннан Куныр урта мәктәбе районда үрнәк булып торырлык.

Әлеге мәктәп территориясенә аяк баскач ихластан сокланып, хәтта көнләшеп тә куйдым мин. Биредә шәһәр мәктәпләренә генә хас зәвык, пөхтәлек, уңайлы мохит хөкем сөрә. Күкрәп үскән агач-куаклар, гөл-чәчәкләр арасында булуы җәлеп иттеме, бу мәктәпкә карата күңелемдә җылы фикерләр урын алды. Әйдәгез, 30 еллык тарихы булган Куныр урта мәктәбенең эшчәнлеге, җанлы тормышы белән таныштыруны башлап җибәрик. 2011 нче елның августы Куныр мәгариф учреждениеләре өчен бик җаваплы чор булды. Мәктәп директорларының, балалар бакчасы мөдирләренең педагогик киңәшмәләре биредә үтте. Шул уңайдан гомуми җәмәгать тыңлаулары да оештырылды. Әлеге чара коллективның бердәмлеген, оешканлыгын гына күрсәтеп калмаган, ә яңа талантлар ачуга да мөмкинлекләр биргән. Әнә бит, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.Габдрахманова күңеленә шул чарада алып баручы буларак катнашкан нәни генә кызчык -Әдилә Закирова хуш килә. Аның турында «Ул әле Знче сыйныфта гына белем алса да, мәктәп күләмендә үткәрелә торган чараларда бик актив катнаша, укуда да алдынгы», ди мәктәп директоры Вәгыйз Галиев. Әйе шул, укучының ирешкән уңышлары мәктәп коллективы, бигрәк тә укытучылар өчен икеләтә бәхет. Куныр мәктәбендә талантлы балалар аз түгел. Укуда гына түгел, спортта, сәнгатьтә дә сынатмыйлар алар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тәбрис Газыймҗанов сәләтле укучыларның һәрберсе турында озаклап сөйләргә әзер. «... Мәктәбебездә талантлы балаларның күп булуының сере, мөгаен, һәр балага иҗади индивидуаль якын килүдәдер. Чөнки моңа балалар бакчасыннан ук зур басым ясала. Ә бала мәктәпкә килгәч, шәхес буларак тагын да үсә, камилләшә башлый. Тыйнак, оялчан укучының да яшеренеп яткан бер иҗади ягы була. Без төрле чаралар үткәргәндә, концерт программалары әзерләгәндә барлык укучыларны да катнаштырырга, бигрәк тә сәхнәгә чыгарырга тырышабыз. Ә сәхнә ул - иҗат баскычы, үзеңне һәрьяктан да матур итеп күрсәтә алу мөмкинлеге бирә торган урын», дип бәя бирде коллективның эшчәнлегенә Тәбрис Габделхакович (рәсемдә сәләтле балалар янәшәсендә).

Әйе, моның нәтиҗәсе гомуми җәмәгать тыңлауларында, районда үткәрелгән «Йолдызлык» фестивалендә уңыш­ларга ирешүдә күренә. Былтыр мәктәпнең «Северное сияние», «Валенки» бию коллективлары, җыр буенча Илзия Фәйзрахманова, Илмир Гайсин лауреатлар булып танылганнар.

Районыбызда бик популярлашкан «Абага чәчәге», «Көнбагыш» кебек фәнни бәйгеләрдә дә укучылар призер­лар булуга ирешкәннәр. Спорттагы уңышлары да соклангыч: үткән уку елында төрле юнәлештәге 49 спорт ярышында катнашып, команда белән -28, шәхси беренчелектә 66 призлы урын яулаганнар. Бигрәк тә җиңел атлетика, волейбол, армспорт, туризм төрләрендә ирешкән уңышлары күп. Хәтта, 11 нче сыйныф кызлары Ләйсән Сираҗетдинова, Фәния Васыйлова, Ләйлә Рашитовалар Татарстан, Идел буе федераль округы, Рәсәй чемпион­нары булуга ирешеп, өчесе дә спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәп, таныклык алганнар. Бу уңышлар­га этәргеч һәм көч бирүдә үзенең бар тырышлыгын, һөнәри осталыгын кулланучы физик тәрбия укытучысы Ленар Саттаровның гаять зур хезмәте тора. Белем йорты урта мәктәп булып оешканнан бирле биредә спорт­ның волейбол төре дә иң популяры булып санала. Тренерлары Рәдиф Сөләйманов җитәкчелегендәге егетләр командасы мәктәп данын районда, республикада да танытырга өлгергәннәр. Әнә, быел исә шахмат, хореогра­фия һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә басым ясап түгәрәкләр оештырып җибәргәннәр. Аларны башлангыч сыйныфлардан ук үзләштерүне максат итеп алганнар.

Мәктәптә укучыларның уңышы, нигездә, белем бирү сыйфатыннан, укучыларның өлгерешеннән чыгып бәяләнә. Бу хакта сүз башлагач, мәктәп директоры: «Безнең эшчәнлекнең төп максаты -укучылар бүгенге көн таләпл­әренә җавап бирерлек сыйфатлы белем һәм тәрбия алсын өчен шартлар тудыру. Белем һәм тәрбия бирү процессында катнашучы төп фигуралар укучы һәм укытучы. Укучыны шәхес итеп күрә һәм таный белү - бу укытучының педагогик осталыгы!», дип ассызыклады. Әйе, хезмәт юлында максатчан эш алып барганда гына уңышларга ирешергә мөмкин. Әнә бит, коллективта И.Хәкимов, Ә.Саттарова, Р.Сәгыйтҗанова кебек республика грантына ия укытучылар булу үзе ни тора! Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Гафиуллина - районда үткәрелгән «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчесе. Информатика укытучысы Рамил Нәҗипов та районда үткәрелгән һөнәри бәйгедә Гран-при иясе булуга ирешкән. Ул әле район укытучыларын яңа инновацион технологияләргә өйрәтүче белгечләрнең берсе дә булып тора. Шулай ук елның-елында укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан тапшырган БДИ нәтиҗәләре буенча район күрсәткеченнән югары баллар җыя алырлык дәрәҗәдә белем бирә алучы Резида Закирова, методик эшне югары дәрәҗәдә оештыручы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Закирова, һәр эшне җиренә җиткереп оста итеп оештыра белүче, ике югары белемле, озак еллар мәктәпнең үзәгендә кайнаучы Гөлнур Хәбибуллина кебек бала җанлы, сабыр йөрәкле, үз эшенең остасы булган мөгаллимәләре булу да коллективның зур хәзинәсе. Биредә белем алырга Шода, Дорга, Пукши-нер авылларыннан да киләләр. Үзара килешеп, дустанә мөнәсәбәтне саклап яшәү алар өчен табигый күре­неш. Шулай булмаганда, дәресләрдән соң калып концертлар әзерләп, түгәрәкләргә җитешеп, белем өстәп булыр идеме икән?! Куныр мәктәбенең оешканлыгы Шода, Пыжмара авыллары якларына таба тезелеп киткән тау битләрендәге полосаларда да күренә. Алар ел да коллектив белән яшь агач үсентеләре утыртуга аеруча зур басым ясыйлар. Бу тәрбияви чара булу өстенә табигый байлыкларны арттыру да булып тора. Кызык, сүз башымны да агачлар белән башлаган идем, югыйсә. Әйе, кеше җаны табигатьтән аерылгысыздыр, мөгаен. Аклыкка төренгән табигать куенында балкып утыручы Куныр белем учагының ялкыны сүнмәсен, сүрелмәсен. Бу белем йортын тәмамлаганнар еллар үткәч тә бирегә рәхмәт әйтеп баш ияргә килсен!

Рәсемдә: мәктәп коллективы Әдилә Закировага зур өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250