Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр урта мәктәбендә ”Гражданлык-патриотик тәрбия “ темасына семинар үтте

12 февральдә Куныр урта мәктәбендә "Гражданлык-патриотик тәрбия" темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булды.

Семинарда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, туган авылга һәм әфганчы-интернационалистларга багышлап; 1, 5, 6 һәм 8 нче сыйныф җитәкчеләре Лилия Гафиуллина, Гөлнара Әшрәфҗанова, Альфира Хәйретдинова һәм Гүзәлия Васыйлова тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Мәктәбебездә эшләп килүче "Чишмә" оешмасының "Тамчылар" төркеме эзтабарлары сыйныф җитәкчеләре Раушания Гайсина, Гөлйөзем Хафизова, Гөлүсә Әсхәдуллина һәм педагог-оештыручы Гөлнур Хәбибуллина җитәкчелегендә "Сугыш чоры балалары" дигән проект эшен яклау сборы үткәрделәр, үзләренең эзләнү эшчәнлекләре нәтиҗәсен - "Балачакның гүзәл мизгелләрен мәхәмәтсез сугыш урлады" дигән альбомны - мәктәп музеена тапшырдылар.
Сборга сугыш чоры балалары - ак әбиләр үзләре дә килгән иде. 9-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлниса Мөсәгыйтова, Әнисә Саттарова һәм Гөлнур Хәбибуллина җитәкчелегендә оештырылган авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовка багышланган "Герой биргән төбәк без" дигән әдәби-музыкаль кичә каралды. Кичә барышында тамашачылар күп тарихи материаллар, истәлекләр белән таныштылар. Укучыларның биюләре, моңлы җырлары, нәфис сүзләре, бигрәк тә, мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары, кайчандыр район сәхнәләрендә җыр-биюләре белән халыкны сөендергән, бу юлы оста гармунда уйнаулары белән сокландырган бертуган игезәкләр Эльвир һәм Эльмир Зиатдиновларның да катнашулары кичәне тагын да бизәде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тәбрис Газыймҗанов мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады. Семинарда мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова катнашып, үткәрелгән тәрбия сәгатьләренә һәм чараларга анализ ясады.
Тәбрис Газыймҗанов,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250