Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр мәктәбе укучыларына зур бүләк ясаганнар

Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый.

Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү, яхшы бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшылык инде.

Сүземне “Активист” җәмгыяте житәкчесе Зәкиев Рафил Наиль улы һәм “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәисе Әсхадуллин Зиннур Нурлыҗан улы хакында. Мәктәп җитәкчелеге нинди генә гозер белән мөрәҗагать итсә дә, алар һәрчак ярдәм итәләр. Шушы көннәрдә Куныр урта мәктәбе укучылары өчен хоккей коробкасы ясауны “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәисе Асхадуллин Зиннур Нурлыҗан улы үз өстенә алып, эшне бик яхшы итеп башкарып укучыларга тапшырдылар.

Рамил Нәҗипов,

Куныр урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев