Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр мәктәбе 6 гүзәлен олы юлга озатты (+фото)

Бу чыгарылыш үзенчәлекле! Куныр урта мәктәбен алты искиткеч чибәр, акыллы, шундый мөләем, тырыш кызлар тәмамлый.

Июнь айлары ул сабантуйларга бай. Һәм шул вакытта тагын бер зур куркәм бәйрәм белән тарих битләренә кереп калучы ай ул. Ул да булса, чыгарылыш кичәсе! Уку дәревендә зур уңышларга ирешкәннәрне котлап, тәбрикләп, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе, укытучыларның укучыларга изге теләкләр әйтү мизгеле!

Бу чыгарылыш үзенчәлекле! Куныр урта мәктәбен алты искиткеч чибәр, акыллы, шундый мөләем, тырыш кызлар тәмамлый. Сыйныф житәкчеләре Рамил Нәҗипов алар белән хушлашып, үзенең фатихасын әйтеп кала.

Фидакарь хезмәтегез өчен, матур-матур кызларны белемгә өндәгәнегез өчен, аларның икенче әтиләре булганыгыз өчен сезгә дә зур рәхмәт, Рамил әфәнде!

Үзенең зур көчен куйган, белем диңгезендә дельфин кебек йөзгән, мәктәптә иң акыллы укучы номинациясен бирәсе булса, һич икеләнмичә чыгарылыш укучысы Камилә Габрахмановага бирер идек. Уку вакытында гел яхшы билгеләргә укыган бу матур кыз, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Афәрин, Камилә. Сина һәм әниең Лилиягә зур хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт, киләчәктә яңа үрләр яуларга язсын!

Кызларыбыз, сезгә олы тормышка иң изге теләкләр теләп кала авылдашларыгыз. Хыялларгыз чынга ашсын. Илебез өчен кирәкле, ә иң мөһиме үзегез яратып эшләячәк hөнәрләр сайлавыгызны теләп калабыз! Юлларыгызда яхшы кешеләр очрасын, авырлыкларга бирешмичә, гел позитив булып, сөенеп яшәргә язсын сезгә!

Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында,
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да ,
Туры юлдан чыкма,туры бар!
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе