Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Куныр әтиләре бик төгәл (+фото)

Куныр мәктәбендә әтиләр бәйрәме узган

Баласының мәктәптәге тормышы белән әти һәм әни бертигез кызыксына дисәм, күпләр килешмәс иде әле. Балаларның да бу мәсьәләгә карашлары төрлечә. “Икенче чиректән соң буласы бәйрәмгә әтиләрне чакырабыз”,-дигән белдерү ясагач, укучыларның төрле җаваплары ишетелде. Кулларына “Әтиләр сүзе- акылның күзе” темасына әтиләр бәйрәменә чакыру кәгазе тотып, укучылар өйләренә таралыштылар. Бәйрәм көнне укучылар да, сыйныф җитәкчеләре Рамил Хәйретдин улы Назиповта дә бераз дулкынланып әтиләрне көттек. Әтиләр төгәлрәк икән. Алар билгеләнгән вакытка килеп беттеләр. Һәркайсы баласы укыган сыйныфта булдылар...Аннан әтиләр көненә багышланган бәйрәм кичәсен карарга актлар залына юнәлделәр.

Бәйрәм монтаж белән башланып китеп, төрле концерт номерлары белән барды.Бигрәктә “Устами младенца”уены , бәби төрү,прическа ясау,сәдәф тагу уеннары әтиләргә бик ошады.

Икенче өлештә әтиләр белән балалар волейбол уены уйнадылар.

Бәйрәм бик ошады дип яза Куныр авылынын 6 нчы сыйныф укучыларынының әтиләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куныр мәктәбе әтиләр