Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кунырлылар йомгак ясаган. Нәрсәгә? (+фото)

Җәйге каникуллар башланырга да күп калмады, димәк, укуга йомгак ясар вакыт җиткән дигән сүз.

Мәктәпләрдә бу билгеле, чирек билгеләре. Алардан тыш, еллык укуга отчет концертлары да йомгак ясый. Шушы көннәрдә Куныр урта мәктәбе коллективы авылдашларын “Күңелләрдә яз моңнары” дигән концертка җыйды.

“Чын бәйрәм рухы алды әлеге кичә. Төрле милләт биюләре, берсеннән-берсе моңлы, матур яшьлек турындагы җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр, мәзәкләр тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Өч сәгатькә сузылган концерт беркемне дә ялыктырмады. Бәйрәм сәхнәсендә олимпиада җиңүчеләре, спортта уңышка ирешкән укучылар, шулай ук конкурсларда катнашып, җиңү яулаган укытучылар да бүләкләнде. Алда исә укучыларыбызны имтиханнар көтә. Һәр укучыга зур уңышлар телибез!”, дип безнең белән хәбәргә чыкты Куныр урта мәктәбе укытучысы Рамил Нәҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев