Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кыенлыклар аша яуланган бәхет? Сүз нәрсә хакында? (+фото)

Театр - яктылыкка,  Нурга илтә.  Кире юлга җибәрми,  Уңга илтә. 

Һөнәр сайлау бик җаваплы эш, шуңа күрә мин моның турында күп уйландым. Чөнки бу үзеңнең характерыңны һәм тормышка әзерлегеңне сынау дигән сүз. 
Кешеләрне дәвалау өчен табиб, балаларга белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр булмаса, йортларны кем төзер иде? Тегүчеләр теккән матур киемнәрне барыбыз да киябез. Ә пешекчеләр безне тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ә драма артистлары нәрсә өчен кирәк? Әлбәттә, кешенең кәефен күтәрер һәм проблемаларны күпмедер вакыттка оныттырып торыр өчен. 
Быел гимназиябездә зур вакыйга булды. Безгә кунакка Кәрим Тинчурин Татар Дәүләт драма һәм комедия артистлары, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов килделәр. Муса Җәлил музеенда кунакларыбыз алдында “Кызыл ромашка” штабына яна әгъзалар кабул итү тантанасы үткәрелде. Укучылар кунаклар өчен музей буенча экскурсия үткәрделәр. Очрашуның икенче өлеше гимназиянең актлар залында дәвам итте. Яраткан артистларыбызга 10 сыйныф укучылары “Кияүләр” спектакленнән өзек күрсәтеп куандырдылар. Бу очрашуда артистлар үз тормышлары, иҗатлары белән таныштырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм спектальның бер өзеген уйнап күрсәттеләр. Шушы очрашудан соң мин артист һөнәренә игътибарлырак карый башладым һәм миндә драма артисты булу теләге уянды. Минемчә, бу һөнәр мина туры килә.Чөнки мин кеше игътибарында булырга, сәхнәдә чыгыш ясарга яратам. Әлеге очрашудан соң мин үзем дә спектакльдә уйнап карадым. Менә шул вакытта мин төрле костюм табу, образга керү кебек кыенлыклар белән очраштым. Шуннан соң гына бу һөнәр ияләренең чын мәгънәсендә нинди булуларын аңладым. Үзеңнең нәтиҗәңне күрүдән, тамашачыларның алкышлавыннан да зуррак бәхет юк, дигән нәтиҗәгә килдем. 

Регина Галиәхмәтова 
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X