Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кыш бабайның таягы кайда онытылып калган (+фоторепортаж)

Балтач бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасында, иң кечкенәләрнең 2 төркемендә "Кыш бабайның таягы" дигән Яңа елга багышланган бәйрәм иртәсе үтте.

Кыш бабай иртән-иртүк нәниләр янына бүлмәгә кереп, балаларның кәефләрен белде, алар белән уйнап-шаярып алды һәм, бәйрәмгә чакырып чыгып киткәндә, ялгышып, тылсымлы таягын онытып калдырды. Тәрбияче апалар балаларга Кыш бабайны эзләп табып, таягын тапшырырга кирәклеген әйтеп, бәйрәм иртәсен башлап җибәрделәр. Бәйрәм барышында төрле кызыклы маҗаралар - Әтәчнең хат алып килүе, Кар кызының чыршыдагы утларны кабызуы, Куян белән Аюның Кыш бабайны эзләргә булышуы, Төлке белән Әтәчнең Кыш бабайга бүләк алып килергә ярдәм итүләре балаларга яхшы кәеф бүләк итте. Нәниләр Чыршыга һәм Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар.
Әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250