Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кышкы Сабантуйдан фоторепортаж

Шушы көннәрдә Сосна халкын шаклар катырып Балтач урта мәктәбенең 1 В сыйныфы укытучылары, укучылары һәм әти-әниләре чанада шуу бәйрәме үткәрде. Әлеге фикерне кышкы каникулга киткәнче үк укытучыларыбыз Елена Медведева һәм Гөлназ Зәйнуллиналар җиткергән иде. 

7 гыйнвар көнне Сосна Сабантуй урынына бер-бер артлы машиналар юл алды. Әзрәк вакыттан коймак, шашлык исләре борыннарны кытыклап тирә-юньгә таралды. Өч самоварда чәй кайнап, туңарга ирек бирмәде. Балалар белән беррәттән әти-әниләр дә балачакларын исләренә төшереп, рәхәтләнеп чана шудык. Өйдән алып килгән тәмле бәрәңгеләр һәм учакта пешкән тәмлүшкалар белән тамак ялгап алгач яңадан тауга юл тоттык. Өч сәгатьтән артык вакыт үткәнен сизми дә рәхәтләнеп күңел ачтык. Классыбыз белән шулай бердәм була алуыбыз бик сөендерде. Киләчәктә дә дус булып, балалар белән бергә ял итеп яшәргә язсын. Ә фотода сез кышкы Сабантуйны хәтерләткән мизгелләрне күрә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев