Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кышкы салкыннар вакытында мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Мәсәлән, авыл мәктәпләренең башлангыч классларында һаваның температурасы - 23 градус булганда, температура  минус 25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч классларында һәм авыл мәктәпләренең 5 – 9нчы сыйныфларында, минус 27 градус булганда  шәһәр мәктәпләренең 5 – 9нчы сыйныфларында, 30 градус салкын булганда авыл мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында, минус 32 градус булганда  шәһәр мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында укулар булмый.

Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләрен  түбән сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда гына һәм җил тизлеге секундына 6 - 10 метрдан артмаган очракта гына, югары сыйныф укучылары өчен  минус 10 градустан түбән булмаганда, җил секундына 6-10 метрдан да артык булмаганда гына үткәрергә тәкъдим ителә. Һаваның температурасы   -30 градус  һәм аннан да түбәнрәк булганда 1нче сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфына кадәрле барлык укучылар дәресләрдән азат ителә.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы - 25 градус  һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатып торырга һәм  муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны тыярга тәкъдим итә.

ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системалары эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.

http://www.vatantat.ru/index.php?pn=4994

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев