Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кызыл тасмалар киселде... Алан мәктәп-бакча комплексы ишекләрен ачты (бик күп фото)

Шушы бинаны саклап, матур итеп укырга насыйп булсын биредәге укучыларга.

Бүген Алан авылында бик матур мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Әлеге тантаналы чарага килгән кунакларны укучылар ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар.

Белем бәйрәме уңаеннан шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап уздылар һәм аларның һәрберсе мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган иде, шушындый мәктәп һәм бакчалы иткән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт әйтү белән дә бәйле иде.

Дөрестән дә, Алан халкы бик көтте мондый бинаны, шундый матур бәйрәм уңаеннан авылның яше һәм өлкәне чарага җыелып, укучылар һәм бакча балалары белән аларның сөенечләрен дә уртаклаштылар. Бәйрәм кунагы булган депутат Камил Ногаев үзенең балачагын искә төшереп: «Нәкъ 60 ел элек мин дә тәүге тапкыр мәктәпкә килгән идем. Без кечкенә чакта берәребезгә рәсем ясарга альбом белән төсле карандашлар алсалар, без аңа бик шатлана идек инде. Ә сезнең балачак безнекеннән дә бәхетлерәк. Шулай булып калсын да», диде.

Кызыл тасмаларны кисеп бина эченә узганнан соң да биредәге матурлыкны, классларның уңайлыгын, балалар бакчасы ягындагы балалар өчен урнаштырылган җиһазларны күреп тә сокландык. Шушы бинаны саклап, матур итеп укырга насыйп булсын биредәге укучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алан