Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көзге каникулның бер көне

Һәр укучы яратып көтеп ала торган вакыт - ул каникуллардыр. Көзге яңгырлы чорда укучылар өчен шатлыклы көннәр башлана.

Ниһаять, туйганчы йоклыйбыз, телевизор карыйбыз, уйныйбыз. Каникулларны күңелле, истә калырлык итеп үткәрсәң тагын да яхшы. Кайсы укучы моны теләми икән? 9нчы ноябрь көнне без, Кече Лызи мәктәбе укучылары, тулы бер көнне башкалабыз шәһәрендә ял итеп кайттык. Әлбәттә, Казанда барыбызның да булганыбыз бар. Ләкин сыйныфташларың, дусларың белән бергә очрашып, күңел ачу икенче инде. Көнебезне файдалы итеп үткәрергә укытучыларыбыз киңәше кирәк булды. Төрле тарихи урыннарда булдык, башкалабызның матурлыгына сокландык. «Парк Хаус» ял итү үзәгендә күңел ачтык, боулинг уйнадык, һәм кинофильмнары карадык. Ә кичен Казанның цирк бинасында Ю. Никулин исемендәге Мәскәү цирк тамашасында булдык. Кичәбез дә мавыктыргыч үтте. Күтәренке күңел юл буе безне озата кайтты. Иң мөһиме, бу сәяхәттә теләге булган барлык укучы да катнаша алды. Безгә шундый мөмкинлекне район мәгариф идарәсе һәм мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев тудырды.

Бу каникулларда бер генә укучы да игътибарсыз калмагандыр, чөнки кемнәрдер Казанда булса, 7нче сыйныф укучылары районыбыз эчендә сәяхәт кылды. Сыйныф җитәкчебез Н.Медведева җитәкчелегендә ООО «Арча» Балтач сөт-май комбинатына экскурсиягә бардык. Үз күзләребез белән сыр һәм май җитештерү процессын күзәттек. Рөхсәт һәм пропуск алгач, сыр ясау цехына алып керделәр. Цех башлыгы Р.Зиятдинов безне серле сөт дөньясына чакырды. Хәтта дегустаторлар да булып алдык. Балтач комбинатында 12 төрле сыр чыгарыла һәм алар Рәсәй буенча таратыла икән. Яңа җиһазлар, технологияләр белән таныштырдылар, эш шартлары, нинди һөнәр ияләре эшли алу турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Мондый мөмкинлекне безгә комбинат җитәкчесе Илшат абый Нуриев, цех башлыгы, лаборантлар бирде.

Экскурсиябезне «Балтач» спорт комплексында дәвам иттек. Мини-футбол уйнадык, төрле тренажерларда шөгыльләндек. Кыска каникул булуына карамастан, без менә шулай бик файдалы һәм күңелле итеп ял иттек.
Кече Лызи мәктәбе укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250