Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көзнең матур Сөмбеләсе

Көз, алтын көз. Кемнәр өчендер ул җәй белән хушлашу, салкын ел фасылы булып тоелса, алтын көзнең үз матурлыгы, үз сихри гүзәллеге бар бит.

Күр, агачларның яфраклары алтын, кызгылт төсләргә чумган, алар арасында уттай кызыл төстәге балан, миләш, гөлҗимеш агач-куаклары бу тылсымлы матурлыкны тагы да арттыра. Коелган сары яфраклар нидер пышылдыйлар кебек. Боларны күрә, ишетә белергә генә кирәк.

Көз-ул матурлык фасылы гына түгел, яз, җәй буе тырышып үстергән уңыш, муллык чоры. Сөмбелә-әнә шуларның барысын үз эченә алган көзге бәйрәм.

Күптән түгел безнең Кариле балалар бакчасында үткәрелгән көзге бәйрәм нәниләр күңелендә матур кичә буларак истә калгандыр. Һәр фасылда матурлыкны күрә, тоя, хезмәт уңышына сөенә белү-сабыйлар өчен кече яшьтән күңелләренә сеңеп калырга тиешле тәрбия чарасы да ул. Кечкенәләр төркеме булса да, нәниләребез Сөмбелә бәйрәмендә бик актив булды. Көне дә чалт аяз, кояшлы, җылы булганлыктан, алтын көз табигате кочагында уздырылуы да күңелле иде. Күп төрле яшелчә, әкият геройлары булып киенгән балалар, тәрбияче апалары үз араларына Көз кызы-Сөмбеләне дәшәләр. Әнә әкияте алтын толымлы Сөмбелә дә килә. Кәрзинендә көзге уңыш-бүләкләре белән бергә төрле сорау-табышмаклары бар. Кече яшьтә булсалар да, сынатмады нәниләр: көз турында ятлап килгән матур шигырьләрен сөйләделәр, табышмакларга да җавапны тиз таптылар. Бәйрәм бергәләп “Яфрак яңгыры” җыры, яфраклар белән бию, татар халкының хәрәкәтле уеннары белән чиратлашып барды. “Кем тизрәк җыя” уенында да сынатмады алар. Сөмбелә дә юмарт икән: балаларга бер кәрзин көзге уңыш-кып-кызыл алмаларны бүләк итеп, саубуллашып китте.

Мондый зур бәйрәмнәрне әти-әниләр булышлыгыннан башка күз алдына да китереп булмый. Кариле бакча коллективының алар белән бергәләп эшләүнең матур традициясе бар. Балалар белән соңыннан ул әти-әниләрнең берсеннән-берсе фантазиягә бай кул эшләре белән таныштык. Нинди соклангыч! Табигагать хәзинәсеннән, кабак, миләш, күркә, чәчәкләрдән нинди композиция тудырылган! Нәниләребез дә кызыксынып, горурланып тамаша кылды әлеге күргәзмәдән. Балаларда халкыбызның матур бәйрәмнәре, аның мәгънәсен аңлату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә карата хөрмәт уяту әнә шулай кече яшьтән күңелләренә матур нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре:
Зайнуллина Гөлшат.
Мулагалиева Гөлсәрия
Якупова Зәлия
Шарипжанова Рүзилә

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөмбелә Кариле балалар бакчасы