Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Без бер-бер хәл булса, укытучыны әрлибез. Без бит үзебез җәмгыятькә чын иткән эгоистлар үстереп бирәбез» (+ фоторепортаж)

«Балачак иле» музеенда тупланган экспонатлар да кунаклар өчен бик кызыклы булды. Марат Готыф улы Әхмәтов һәм аның бертуганнары Мансур белән Тәнзилә үскән бишекнең бирегә килеп эләгү тарихына да битараф калмады алар.

Саф татар гимназиясе Карадуганда

Урта гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшлек-ле сәфәрне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән башлады. Биредә авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә укучыларны тарту турында укытучылар Рәҗәп Фәткырахманов һәм Фәнис Әхмәдиевлар чыгыш ясады.

Мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерүдә зур тырышлык белән хезмәт итүче гимназиядә бу юнәлештә ничек эшләүләрен һәм нәтиҗәләре хакында да бәян иттеләр. – Районыбызда мондый балалар белән эшләүче без бердәнбер белем учагы. Әлеге класслар ачылган гына вакытта анда белем алучы укучылар башкалардан курыксалар, бүгенге көндә алар һәркем белән уртак тел табып, бербөтен коллектив булып яшиләр, – диде гимназия директоры Гөлсинә Зарипова. Катнашучылар андый балаларның дәресләрдән соң кайда торулары белән кызыксындылар. Гөлсинә Фаилевна мәктәпкә махсус бирелгән автобус ярдәмендә аларның көн саен өйләренә кайтып йөрүләрен әйтте.

Туган тел кысыла, дип чаң суккан көннәрдә Карадуган гимназиясендә бөтен фәннәрнең татарча укытылуына да сокланды кунаклар. Пленар утырыш вакытында Мәгариф министры Балтач, Арча кебек район үзәкләрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең аз булуы борчый, дип белдергән иде. Гимназия эшчәнлеге белән тулысынча танышканнан соң, Карадуганны шундый мәктәпләр булдыруга үрнәк итеп куярлыгын да ассызыклады белем бирү оешмалары җитәкчеләре.

Делегатларга туризм түгәрәге эшчәнлеге дә күрсәтелде, аның буенча белем һәм күнекмәләр бирүче Чулпан Гарәфиевага да сораулар күп булды. Гади авыл мәктәбенең спорт залы махсус җиһазландырылган булуына да сокланды җитәкчеләр. – Шундый залларда шөгыльләнә алуыбыз өчен без бик рәхмәтле, шуңа да тырышабыз, төрле ярышларда катнашабыз һәм җиңүләргә ирешәбез, – диде Чулпан кубок, медаль, грамота һәм дипломнар белән тулы өстәлгә ишарәләп.

Лингафон җиһазларын кулланып үткәрелгән инглиз теле дәресендә дә директорлар кызыксынып катнашты, һәрберсенең мондый төр дәрес алымнарын үзләрендә сынап карыйсылары килде. Нәрсә соң ул лингафон диярсез. Лингафоннарның төп функциясе – аудиовизуаль методны куллану аша чит телләргә өйрәтү процессын камилләштерү, ягъни наушниклар киеп эшләү.

Карадуган гимназиясе килгән кунакларны күп яктан кызыксындыра алды, биредә һәрбер фән кызыклы алымнар белән укытыла, укучылар иҗат дөньясында да кайнап яши.

Җитәкчеләрнең алдагы сәяхәте Карадуганның «Ак каен» балалар бакчасына булды. Биредә кунакларны гореф-гадәтләргә тугры калып, милли киемнәрдән җыр-шигырьләр белән каршы алдылар. Үзләре җыеп ясаган үлән чәйләре, татар халкының тәмле ризыклары белән республикабызның бик күп район һәм шәһәрләреннән җыелган кунакларны сыйладылар.

Әлеге бакчада эшләп килүче «Балачак иле» музеенда тупланган экспонатлар да кунаклар өчен бик кызыклы булып, күп сораулар тудырды. Марат Готыф улы Әхмәтов һәм аның бертуганнары Мансур белән Тәнзилә үскән бишекнең бирегә килеп эләгү тарихына да битараф калмады алар.

Кечкенәдән балаларның кул эшләренә өйрәнеп үсүләренең, ком белән рәсем ясау студиясе, шәҗәрәләр күргәзмәсе шахите дә булдылар. Авыл өчен шундый масштабта эш алып баруларына һәм нәтиҗәләренә сөенеп, соклануларын белдерделәр.

Әхлак дәресләрен кайтарырга кирәк

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре эшлекле сәфәрләрен Норма урта мәктәбеннән башлады. Мәктәп ишегалдына килеп керүгә үк күрше шәһәр һәм районнардан килгән кунакларны татар халкының иң билгеле милли бәйрәме – Сабан туе уеннары күренешләре, милли ризыклары – зур чәк-чәк һәм бәлеш һәм 30 градус эсседә гөжләп утырган самавырдан ясалган хуш исле чәй каршы алды. Мәктәп ишек төбендә укытучыларны милли киемнәрдән киенгән укучылар сәламләде, кызлар-малайлар татар телендә шигырьләр, җыр-биюләр башкарды, педагогик состав үлән чәйләре, татар халкының тәмле ризыклары, мич коймагы, җиләкле кайнатмалар, баллар һәм бәлешләр белән сыйлады. Ишектән атлап керүгә эшлекле сәфәр катнашучылары курай һәм баян моңына күмелде, укучы егет-кызларыбыз искиткеч матур бизәлгән татар халкының милли киемнәренә киенгән иде. Биредә кунак укытучыларыбыз өчен җирле халык төзегән шәҗәрәләрдән, Норма урта мәктәбе укучыларының уңышларыннан торган күргәзмә оештырылган иде. Кунаклар төрле мастер-классларда катнашып, үзләрен милли татар бизәге ясауда сынап карады, театр түгәрәгенә йөргән балаларның туган тел мәсьәләсенә багышлап сәхнәләштергән спектакль-ләрен карап, бик күп бүләкләр, шул исәптән үз куллары белән ясалган милли бизәкләрне алып, киләсе ноктага юл тотты.

Бөрбаш урта мәктәбе дә кунак-ларыбызны милли ризыклар, җыр-биюләр, һәркем өчен аерым каралган иван-чәйләр белән каршы алды. Мәктәп ишегалдында укучыларның умарталыклары, теккән киемнәре, төрледән-төрле кул эшләре, агач эшләнмәләре, Рәсәй күләмендә җиңү яулаган, кәгазьдән ясалган йорт бакчасы һәм батырлар аллеясы макетлары, шәҗәрәләр һәм башка дистәләгән иҗат җимешләре каршы алды.

Төшке ашка әзерләнгән табында нинди генә ризыклар юк иде, ашханәдә күзләр камашты. Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка керткән өлеше, күрсәткән ярдәме өчен мең рәхмәт. Килгән кунакларыбыз Җәлил хәзрәт ярдәме белән мәктәптә һәм балалар бакчасында башкарылган эшләрне күреп, таң калды. Биредә хәтта химия сыйныфы раковиналы өстәлләр белән җиһазландырылган, укучыларга кулларын, дәрес кирәк-яракларын юар өчен партадан торырга да кирәк түгел. Минем моны башка бер мәктәптә дә күргәнем юк иде әле, минемчә, безнең район өчен бу әле яңалык. Биредә дә укытучылар төрле мастер-классларда катнашты, бәхет турында уйланды, шигырьләр язды, тәҗрибә белән уртаклашты һәм шул ук «бәхет» белән бүлешеп, бер-берсенең күңелен күрде. Бөрбаш урта мәктәбендә узган чараның да үз пленар утырышы булды, КФУ мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты, ярты гасыр диярлек укытучылык тәҗрибәсе булган Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова балаларга ничек дөрес тәрбия, белем бирергә, уку-укыту процессын ничек оештырырга, туган телләрне укытканда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә һәм башка мөһим сорауларга җавап бирде. Пленар утырышта Җәлил хәзрәт тә чыгыш ясады, мәктәпләргә кире әхлак дәресләрен кайтарырга кирәклеккә басым ясады. «Без гел укытучы тиеш дибез, бер-бер хәл булса, укытучыны әрлибез. Ә баланың әти-әнисе, укытучылары, ватаны алдында торган бурычлары турында кайчан сөйләшербез икән? Бала беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел сыман. Без бит үзебез җәмгыятькә чын иткән эгоистлар үстереп бирәбез», – диде хәзрәт.

Алга таба кунакларыбыз уңай хис-кичерешләр белән, алыштыргысыз тәҗрибә туплап, күчтәнәчләр өчен мең рәхмәт әйтеп, Балтач мәдәният йортына, ә аннан туган җирләренә юл тотты. Балтачта бигрәк рәхәт эшлиләр, яшиләр икән, үрнәк алырга кирәк, диде алар. Тикмәгә генә бөтен нәрсә чагыштыруда беленә димәгәннәрдер. Балтачыбызда әлеге зур эш нәкъ менә шул максаттан башкарылды да бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле Карадуган гимназиясе мәгариф Бөрбаш авылы җәлил хәзрәт фазлыев Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы