Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә мәктәпләрне тикшерәләр, Балтачка киләчәкләрме?

Тикшерү барышында барлык документация дә энәсеннән алып җебенә кадәр карап чыгарылачак, мәгариф учреждениесенең матди-техник базасына да игътибар зур булачак. Шулай ук дәресләрне һәм балалар бакчаларындагы шөгыльләрне карау бурычы да куелды.

Шикаятьләр нигезендә, Әлмәт районы мәгариф оешмаларына тикшерү чыкты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты тикшерүләр планы нигезендә апрель аенда Әлмәт районының барлык белем бирү учреждениеләрен тикшерәчәк, дип яза җирле басма.

Әлеге тикшерү ни өчен нәкъ менә Әлмәткә дә кагылды соң, дияр күпләр? Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты җитәкчесе, мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова белдергәнчә, соңгы араларда нефтьчеләр төбәгеннән шикаятьләр дә шактый килгән. Аеруча белем һәм тәрбия бирү оешмаларында ата-аналардан акча җыюлар буенча ризасызлык белдерүчеләр күп булган.

"Барлык бу зарлар да урынлы һәм хак булып чыкты. Шуның өчен дә без Әлмәт районына тикшерүләр белән килергә карар кылдык. Россиянең һәм республиканың югары квалификацияле мөгаллимнәре – барлыгы 47 аккредитацияле эксперт ике ай дәвамында тикшерүне төгәлләр дип уйлыйбыз. Тикшерү барышында барлык документация дә энәсеннән алып җебенә кадәр карап чыгарылачак, мәгариф учреждениесенең матди-техник базасына да игътибар зур булачак. Шулай ук дәресләрне һәм балалар бакчаларындагы шөгыльләрне карау бурычы да куелды. Хәтта укучыларның эш дәфтәрләре дә игътибарсыз калмаячак. Уку-укыту программалары һәм әсбаплары турында инде сүз дә юк", - диде министр урынбасары.

Бердәм дәүләт имтиханнарындагы хилафлыклар һәм 4, 5 нче сыйныфларда укучыларның белемнәрен объектив анализламау, укучыларга билгеләрне арттырып кую буенча кисәтүләр дә департаментны районга килергә этәргән.

- Районнардан төрле шикаятьләр булып тора, имтиханнар алдыннан болай да арган укытучыларны һәм укучыларны мондый тикшерүләр белән Балтачта алҗытмаячаклармы?, - дигән сорау беләр Балтач ра йон мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевага мөрәҗәгать иттек. Аныӊ әйтүе буенча, күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты тикшерүләрне планлы рәвштә алып бара. 2018 елда бу оешманыӊ эш чараларында район мәгариф учреждениеләрендә тикшерүләр каралмаган, алдагы елларда аерым укыту-тәрбия бирү учакларыныӊ эшен өйрәнү көтелә. Димәк, бу елга борчылмыйча, имтиханнарга тынычлап әзерләнергә була икән.

"Татар-информ", "Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү