Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лунтик килде безгә

Балалар,барлык осталыкларын күрсәтеп,әниләрен куандырдылар.

Әниләр көне уңаеннан безнең уртанчылар-зурлар төркемендә зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм җыр,шигырь,биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмне җанландырып,балаларның яраткан мультфильм герое Лунтик кунакка килде,балалар белән уйнады,биеде.

Балалар,барлык осталыкларын күрсәтеп,әниләрен куандырдылар.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга федераль дәүләт белем бирү стандартлары әти-әниләрнең дә киң эрудицияле,актив булуларын таләп итә. Безнең бакча бәйрәмнәрендә әти-әниләрнең катнашуы-гадәти күренеш. Бу юлы да әти-әниләр комитеты әгъзалары тарафыннан “Әтәч-алтын кәпәч”-дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Спектакльнең үзәгендә әти-әнинең сүзен тыңлау, хөрмәт итү кебек тәрбияви максатлар куелган.

Әти-әниләр үзләренең чыгышлары белән балаларны кызыксындырып кына калмадылар, һәр бала үзенең әти-әнисе белән горурланып та утырды.

Бәйрәмнәрдә әти-әниләрнең катнашуы,бердәм чыгыш ясавы балаларга үрнәк булып тора, ә бу исә, үз чиратында баланы тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр бирә.

Фәния Гомәрова

Балтач бистәсе №3 балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасында