Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләйлә – җәмәгать ярдәмчесе

Татарстан Республикасы күләмендә "Балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсе" дигән проект эшли башлады. Анда Яңгул урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйлә Мөбарәкова катнаша.

Проектта катнашу өчен берничә тур узарга кирәк булды. Иң беренче булып интернет аша анкета тутырылды, аннары оештыручылар алар белән телефон аша элемтәгә керде. Укучыларга балалар хокукына бәйле сорауларга җавап бирергә туры килде.
Проектта республика күләмендә барлыгы 472 укучы катнашып,53е сайлап алынды. Анда безнең Ләйләбез дә бар. Катнашучылар 20-23 ноябрь көннәрендә Казанда лагерьда булып кайттылар. Ләйлә Татарстан Республикасының балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гузәл Удачинаның Балтач муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе исеменә лаек булды. Аңа таныклык тапшырылды.
Лагерьда алар өчен Татарстан Республикасының прокурор ярдәмчесе, Татарстан Республикасының юстиция министры кебек күренекле шәхесләр белән очрашулар, мастер класслар, тренинглар, эшлекле уеннар оештырылды, киләчәккә эш планы төзелде. Бүгенге көндә Ләйләгә район күләмендә укучылар арасында бала хокукларын яклау турында аңлату эшләре алып бару һәм әлеге сораулар буенча халыкны кабул итү вазыйфасы йөкләнде.
Фото: http://ipad.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250