Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Малайлар янгын сүндерүче, ә кызлар гимнасткалар булмакчы... (+фото)

Балтач урта мәктәбенең 2в сыйныфы укучылары буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздыра.

Шушы көннәрдә укучылар сыйныф җитәкчеләре Альбина Әскарова һәм озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Лилия Җамалиева белән “Балтач” спорткомлексына һәм янгын сүндерү бүлегенә сәяхәткә бардылар. Балалар спорткомплекста төрле тренажерларда шөгыльләнде, тупка атланып та сикерде. Янгын сүндерү бүлегендә исә янгын турындагы хәбәрләрне ничек кабул итүләре, янгын сүндерүчеләрнең хәбәр алгач, күпме вакытта әзер булуын, янгынны сүндергәндә ниләр эшләргә кирәклеге хакында белделәр. Үзләредә янгын сүндерүчеләрнең костюмнарын киеп карадылар.

Сәяхәттән бик күп мәгълүмат алып кайтыр юлга кузгалгач та, шул хакта гәп кордылар: киләчәктә малайлар янгын сүндерүче, ә кызлар гимнасткалар булмакчы...

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев