Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Марат Исмәгыйлев: "Укучыларыбыз мәктәбебез горурлыгы"

Мәктәп үзенең укучылары белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Уку алдынгылары Марина Костина, Антон Мухин, данлыклы чаңгычылар Карина Бедикян, Светлана Фомина, Андрей Спиридонов, Анастасия Исаева һәм форпостчы Максим Мухин мәктәпнең йөз аклыгы булып тора.

Мәктәпне тәмамлаган укучылар да мәктәпнең горурлыгы һәм туган мәктәпләрендә аларның һәрберсе өчен урын бар.Укучылар үзләренең мәктәпләрен онытмыйлар, кайтып серләре, хыяллары белән уртаклашалар, укыткан укытучыларына рәхмәтләрен белдерәләр. Укучыларның тормышта үз урыннарын табуыннан һәм үзләренең талантларын үстерүләрен дәвам итүләреннән педагогик коллектив та бик канәгать. Соңгы 15 елда 8 чыгарылыш сыйныф укучысының медальгә ия булуы үзе үк бик күпне сөйли.

- Сыйфатлы белем бирүдә төп юнәлеш булып профильле укыту тора. Мәктәптә химия-биология профиле эшли. 10-11 сыйныф укучылары 100% профильле укытуга җәлеп ителгән. Бу юнәлештә консультацияләр беренче класстан ук башлана. Алай була алмый, диярсез. Укучы үзенә якын һөнәрне мәктәпкә тәүге тапкыр аяк атлагач ук сайлый һәм шул юнәлеш буенча түгәрәкләргә языла. Авыррак үзләштерелгән фәннәрдән өстәмә шөгыльләнүләр үткәрелә. 8 сыйныфтан соң инде икенче ел рәттән укучылар белән райондагы оешмаларда булып, һөнәрләр белән якыннан танышабыз, - ди мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250