Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Марат Әхмәтов үскән бишек кунакларда кызыксыну уятты

Карадуганның “Ак каен” балалар бакчасы кунакларны гореф-гадәтләргә тугры калып, милли киемнәрдән, милли ризык һәм җыр-шигырьләр белән каршы алды.

Үзләре җыеп ясаган үлән чәйләре, татар халкының тәмле ризыклары белән республикабызның бик күп район һәм шәһәрләреннән җыелган кунакларны сыйлады.

Әлеге бакчада эшләп килүче музей һәм анда тупланган экспонатлар да кунаклар өчен бик кызыклы булып, күп сораулар тудырды. Марат Готыф улы Әхмәтов һәм аның бертуганнары үскән бишекнең бирегә килеп эләгү тарихына да битараф калмады алар.

Кечкенәдән балаларның кул эшләренә өйрәнеп үсүләренең дә шахите булдылар. Авыл өчен шундый масштабта эш алып баруларына һәм нәтиҗәләренә сөенеп, соклануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе педагогик конференция