Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Математик белем бирү ничек камилләштерелә?

Безнең максат – укучыда математик белем алуга, укуга теләк, кызыксыну, белемгә омтылыш уяту. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын, иҗадилык таләп итә.

Бүгенге фән һәм мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр киң колач алган чорда  табигать һәм төгәл фәннәрне укытуга аеруча игътибар бирү сорала. Безнең максат – укучыда математик белем алуга, укуга теләк, кызыксыну, белемгә омтылыш уяту. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын, иҗадилык таләп итә.

Социаль үзгәрешләр процессында төгәл фәннәрне укытуда  проблемалар кискенләште. Бу проблемаларның берничәсенә генә тукталыйк: укучыларның математик белем алуга омтылышлары түбән. Математик белемне кирәк санамау ихтыяҗ юклыктан, таләпләргә җавап бирә торган укыту программалары булмаудан килә; математик белемнең эчтәлеге искерә, формаль төс ала, тормыш белән бәйле булмаганлыгы күзәтелә. Имтиханнарга әзерләгән вакытта да нигездә билгеле шаблон буенча укыту алып барыла. Моның белән укучыларның чынлыкта нинди сәләтләре һәм үзенчәлекләре барлыгын аңлау мөмкин түгел. Укытучыларга өстәмә белем бирү, укытучыларның белемен күтәрү системасының эшчәнлегендә дә проблемалар юк түгел. Бүген мәктәпләргә төгәл фән укытучылары кирәк. Быел районга 3 математик кайтса да, бу тулаем ихтыяҗны канәгатьләндерми.

Югарыда күрсәтелгән проблемаларны чишү максатыннан, мәктәбебездә күпкырлы эшәнлек алып барыла. Уңышларга килгәндә, соңгы 3 елда төгәл фәннәрдән дәүләт имтиханнары буенча күрсәткечләребез югары. 2017-2018нче уку елында математикадан уртача балл: мәктәп – 66, район – 60, РТ – 58; физикадан: мәктәп – 66,5 балл, район – 55, РТ – 57; химиядән: мәктәп – 74, район – 72, РТ – 65 балл.

Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. 2016-2017 нче уку елында мәктәп тәмамлаган 7 укучының 4се Казан авиация институтына укырга керсә, 2017-2018нче уку елында 5 укучының 1се КАИда, 2се авыл хуҗалыгы академиясендә, 1 укучы медицина университетында укуын дәвам итә. Укучыларны район һәм республика күләмендә үткәрелә торган фәнни-эзләнү эшләре конференцияләренә тарту мәктәптә тиешле дәрәҗәдә куелган. Бу конкурсларда катнашу укучыларга югары уку йортларына керү өчен өстәмә мөмкинчелекләр ача. Мисал өчен, Казан авиация институты үткәргән “КАИ – крылья для жизни”, “Школа-3.0” конкурсларында катнашып 1нче урынны яулаган чыгарылыш укучылары укырга керү өчен 10ар өстәмә балл алдылар. Укытучылар, 10нчы сыйныфка килүче укучыларның алга таба укуларын нинди юнәлештә дәвам итәчәкләрен төгәл белеп, максатчан эш алып баралар.

Укучыларның иҗади казанышлары – бу мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә. Аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны район һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла. 2015-2016нчы уку елында  төрле фәннәрдән 12, 2016-2017нче уку елында 13призлы урыны булса, 2017-2018 нче уку елында 18 призлы урыныбыз бар. Ә төгәл фәннәргә килгәндә, һәр елны 5-6 укучы җиңүчеләр рәтендә.

2017-2018нче уку елыннан Түнтәр урта мәктәбе математика фәнен укытуда “БиС” технологиясен укыту процессына кертү, алдынгы тәҗрибәне тарату буенча республикакүләм инновацион мәйданчык булып тора. Әлеге технология мөстәкыйль креатив шәхес тәрбияләүне бурыч итеп куя. Укучыларның критик фикерләү тизлеген, хәтер күләмен, сүз байлыгын, лидерлык сыйфатларын үстерү мөмкинлеген бирә. Һәр дәрестә бирелгән материал кимендә 63% сыйфатлы үзләштерелергә тиеш.

Бу технологияне ФГОС таләпләренә туры китереп кулланганда югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.


Расил Гарифуллин,
Түнтәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры,

югары категорияле математика укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август киңәшмәсе