Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мавыктыргыч мәдәни сәяхәт яки сәфәр кылып үтте көзге яллар...

Безгә бәхет кояшы елмайды! Бүген кояш чыкканны без Мәскәүдә күзәттек.

Моның сәбәпчесе – "Минем Россия" ("Моя Россия") проекты кысаларында Алтын боҗра шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгуыбыз булды. Бүгенгә төп максатыбыз – башкаланы гына күрү түгел иде әле. Безне алда озын мавыктыргыч юл көтте...

Унбер сәгать буе поезда “йоклыйммы-юкмы”, “өске каттан егылып төшмәмме” дип барганнан соң, ниһаятъ, башкалабызда автобуска утырып, Суздаль шәһәренә юл тоттык. Анда безне "Агач архитектура" белән онытылмаслык очрашу көтә иде. Шулай ук бөек тарихи һәйкәлләр булган Спасо - Ефимиев монастырен, Симеониев храмын, Суздальнең Кремелен карадык. Әнә шул иске биналарда әле дә борынгы архетиктура, миллилек, сихри матурлык сакланып калган. Экскурсия җитәкчесенең бу шәһәр турындагы фикере искиткеч: "Суздаль – ул гасырлар аша илтүче вакыт машинасы". Шәһәр панорамалары моны тагын бер кат раслап, безне таң калдырдылар. Юлыбызны дәвам итәбез...

Автобус Владимир шәһәренә килеп житүгә, никтер, шәһәр читенә борылды. Бактын исә, бу безнең Боголюбова шәһәрендәге Андрей Боголюбовның резеденциясенә баруыбыз аркасында икән. Хәзер монда эшләүче монастырь, палата бинасы белән хозурланганнан сон, җәяү Покрова на Нерлига барырга уйладык. Экскурсовод сүзләренә ышансаң, Андрей князь аны үзенең палатасыннан күзәтеп утырырга ярата торган булган. Шуңа күрә юлыбыз беренче карашка якын булып тоелды. Тик чиркәү 1,5 км ераклыкта булып чыкты. Әмма тирә-юньдәге хозурлык юл озынлыгын онытып торырга мәҗбүр итте . Владимир шәһәренең үзендә исә без Успенский, Дмитриевский соборларын, Алтын капкаларны күрү бәхетенә ирештек. Әлеге көннән онытылмаслык хисләр ташкыны алып, кирегә - Мәскәүгә юл алдык.

Башкала безне кабаттан җылы каршы алды. Менә ул күпләр көткән, шунда барабыз, дип хыялланган Кызыл мәйдан! Безнең бу көнебез Халыклар бердәмлеге көненә туры килде. Икеләтә бәхет! Тик бар да, бал да май булып чыкмады: ни кызганыч – анда кертмәделәр, безгә аны читтән генә күзәтергә туры килде. Бәлки кич ачылыр, кабат килербез, дигән өметтә ВДНХга юл тоттык. Монда гаҗәп зур һәм әйтеп бетергесез мавыктыргыч “Романовлар йорты" күргәзмәсе буйлап йөрдек. Аннан Кремльнең эченә үк кермәсәк тә, кырыеннан аны әйләнеп чыгып кечкенә генә сәяхәт кылдык. Эх, андагы хисләр!... Әйтеп тә, сөйләп тә бетерә торган түгел...

Ул тойгыларга тагын берсе килеп кушылды: бу безнең сәяхәтнең соңгы көне...

Шулай итеп өч көнгә (Мәскәүгә кадәр юлны да кертсәк, биш көнгә ) якын әкияти сәяхәтебез ахырына якынлашты.

PS: Миңа ышаныч белдереп, шундый күңелле һәм файдалы сәяхәткә җибәргән өчен хөрмәтле директорыбыз Гөлсинә Фаиловнага һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлүзә Рафаиловнага, барлык оештыручыларга, шулай ук үзләренең өстенә зур җаваплылык алып, безне алып барган укытучыларга һәм бу ялны онытылгысыз иткән иптәшләргә, яңа дусларга рәхмәтләрем чиксез! Барыгызга да бик зур рәхмәт!!!

Камилә Закирова
Бакый Зыятдинов исемендәге

Карадуган гимназиясенең

11 нче сыйныф укучысы.

Руфия Закирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афарин Камилэ сенлем!Укыгач узем синен белэн сэяхэттэ булган кебек булдым.

    Теги: мәдәни сәяхәт