Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Май бәйрәмнәреннән соң республикада балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлый

Мәгариф һәм фән министрлыгында үзизоляция режимыннан соң балаларны бакчага кабул итүнең вакытлыча кагыйдәләре турында сөйләделәр

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләүдән соң балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Республикада 12 майдан балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлаячак, диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк. Баланың сәламәтлеге турында поликлиникадан белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участок педиатрлары бирә. Моның өчен табибка телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Участок педиатрының телефоны булмаган очракта, call-үзәк яки поликлиникадагы теркәү бүлеге буенча элемтәгә керергә кирәк. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнең фотосы яки аның сканерланган күчермәсе җибәреләчәк.

Балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр. Томау һәм тын юллары авыруларының башка билгеләре булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул ителми.

Балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлы тәртибен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы