Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Мәдәни көндәлек” кырык эшеңне кырык якка ташлата

Былтыр беренче сыйныфка керүчеләргә генә эләккән "Укучының мәдәни көндәлеге" быел башлангыч сыйныфта укучыларның барысына да өләшенде.

Әлеге көндәлекнең эчтәлегенә карап, район һәм республика дәрәҗәсендә "Иң мәдәниятле бала" һәм "Иң мәдәниятле әти-әни" дигән мактаулы исемнәр бирелә. Бу исемгә лаек булыр өчен баланы республиканың күренекле урыннарында йөртергә, мәдәният һәм сәнгать дөньясы белән таныштырырга, театр-музейларга алып барырга кирәк. Мәктәпләрдә әти-әниләргә акча җыярга ярамый дигән закон чыгарылгач, уйлап чыгарылган "Закон" булды инде бу. Әти-әнинең баласын алып йөрергә мөмкинлеге бармы-юкмы аны уйлап тормаганнар бу көндәлекне төзүчеләр... Бигрәк тә авыл җирендә яшәүче авыл хуҗалыгы тармаганда эшләүче әти-әнинең көндәлектә язылганнарны тиешле дәрәҗәдә башкарырга вакыты, мөмкинлеге бармы икән?! Ярар да, шәһәр җирендә яшәгәннәре өчен мөмкин дә ишек төбендә генә дисәк тә була. Кесәсе калын булган әти-әниләр дә "культурно" ял итә беләләр.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бу көндәлек ике дәүләт телендә эшләнгән, монысы яхшы - укучы рәсемнәреннән карап булса да, тарихи һәм истәлекле биналар белән таныша, язучы-шагыйрьләрнең портретларын күрә ала. Тик көндәлекнең шул ягы уңайсыз ул гади көндәлектән шактыйга зуррак. Көндәлекне билгеле бер стандартларда кабул итеп күнеккәнгәме яңасының зурлыгын кабул итеп бетереп булмый. Портфельдә йөрткәндә дә кырыйлары бик тиз таушала, бөгәрләнә, карая башлый. Димәк "культурный" көндәлек дигән атамасыннан чисталыгы буенча ераклаша башлый. Журнал рәвешендә эшләнгән булуы да күңелгә хуш килеп бетми. Бәлки биремнәр өчен башка бит булдырып, ул урынга укучының шул урында төшкән фотосурәтен ябыштырыр өчен урын бирергә кирәк булгандыр.
Узган ел баласы беренче сыйныфта укыган әни белән аралашырга туры килде: "Инде язын котылдык мәллә дигән идем, быел тагын биргәннәр бит шул көндәлекне. Уку программалары елдан-ел авырлаша бара, бала әти-әнисе ярдәм итмәсә, башлангычта үзе генә дәрес хәзерли дә алмый. Аның өстенә тагын конкурсларда катнашасы, олимпиада эшләре, тестлар язу кебекләре белән генә укучыларга өстәмә йөк ясыйлар. Балаларның уйнарга вакытлары да калмый. Уку чорында урамда хоккей уйнаган, туп типкән, чана, тимераякта шуган балаларны бик сирәк очратасың. Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга дип, "Мәдәни көндәлек" өстәделәр..."- диде ул. Килешәм, әлбәттә. Тик кушканны үтәми булмас инде, Җөмһүриятебез кабул иткән бит... Көзге каникулның карлы-яңгыр явып торган бер салкын иртәсендә улымны татлы йокысыннан уятып, хезмәт хакымны учыма кысып тоттым да, кырык эшемне кырык якка ташлап, такси-маршрут яллап, аны Казан күрсәтергә алып чыгып киттем. Нишлисең бит, сыйныфташларының "Мәдәни көндәлек"ләрендә кайда булдыгыз дигән графаларына юллар сырланганда балам кызарып, башын иеп, "Мине бер кая да алып бармадылар" диярмени?
"Мәдәни көндәлек" тутырырга йөргән гаиләләргә юлларда хәвеф-хәтәрсез йөреп, өйләренә исән-имин кайтып керергә язсын! Бәла-казалардан үзең сакла, Ходаем!
Фото: http://16.xn--0-etbfn0an.xn--p1ai/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250