Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Мәдәни көндәлек”не уйлап табучыларга рәхмәт

Минем өчен 1 сентябрь мәктәпкә барган куанычлы көн булса, "Мәдәни көндәлек" өләшкән көн үзе шатлык булды.

Укытучы апабыз "Мәдәни көндәлек" белән ничек эшләргә һәм аның нигә кирәк булуын аңлатты. Китапны сыйныфташларым белән карадык, балалар өчен кирәкле китап икәнен аңладык. Ул безне Татарстан буйлап йөртә. Беренче итеп үземне сайтта булдырдым, анда барлык төбәкләрдән дә дусларым күбәйде. Без бер-беребезне һәрвакыт бәйрәмнәр белән котлап, үзебез барган музейлар, библиотекалар, күргәзмәләр белән уртаклашабыз. Конкурсларда, олимпиадаларда, төрле ярышта җиүләребез белән таныштырабыз. "Мәдәни көндәлек" мине чын-чынлап мәдәни тормышка алып кереп китте. Гаиләм белән музейларга, библиотекаларга, концертларга, театрларга йөри башладык. Музейларга бару миңа бик ошады. Кайсы музейга гына барма, ул үзенең тормышы белән яши. Ул тормышка сине дә алып керә, барлык әйберләр белән таныштыра, аларны ничек һәм кемнәр кулланганнар, шулар турында сөйли һәм безнең тормышны никәдәр яхшыларган икәнен күрсәтә. Шагыйрьләребезнең ничек тормыш итүләрен, авыр вакытта да бирешмичә шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр язганнары турында әйтеп тора. "Мәдәни көндәлек" мине алдагы тормышымда да бик күп җирләргә алып барып җиткерер әле. "Мәдәни көндәлек"не уйлап тапкан кешеләргә рәхмәт.

Әмир Бариев,
Балтач мәктәбе,
1 "Г" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250