Менә көтеп алган Яңа ел бәйрәме дә килеп җитте (+фоторепортаж)
Безнең Карадуган авылы балалар бакчасында да Яңа ел бәйрәмен гөрләтеп уздырдык. Бәйрәмебезне космостан килгән кунак - Лунтик белән әзерләнгән әкияти тамаша белән башлап җибәрдек.
Кыш бабай һәм Кар кызы ерак араларны узып балалар яңына күчтәнәчләр төягән зур чана белән килеп җиттеләр. Алар килгәч, бәйрәм тагын да кызды, инде балалар үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләп музыка җитәкчебез Васильева Илһамия Таһировна өйрәткән матур җыр-биюләрне башкарып Кыш бабай һәм Кар кызының бүләкләрен алып зур рәхмәтләрне әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев