Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менә сиңа кирәк булса! Уку алдынгысы аттестатын алу таләпләре кырысланды

Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлау турында хыялланган укучыларга быел күбрәк көч куярга туры килде. 2018/2019 уку елында уку алдынгысы аттестатын алу таләпләре кырысланды.

Мисал өчен, быел Казанда алтын медальгә 640 чыгарылыш сыйныф укучысы дәгъва кыла. Яңа шартлар РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелде.

Йомгаклау билгеләренең әйбәт булуыннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучысы мәҗбүри фәннәр буенча БДИны 70 баллдан да ким тапшырырга тиеш түгел. Исегезгә төшерәбез, уку алдынгысы аттестаты югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә.

Узган уку елы азагында алтын медаль 19 000 татарстанлыга тапшырылган иде. Быел укучылар өчен 18 000 медаль әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев