Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Менә тагын уку җитте

Кояшлы, ямьле җәйләрдә ял итеп, көч туплаган балаларыбыз янәдән белем йорты бусагасыннан атлады   –  1 сентябрь көнне ил күләмендә, шул исәптән безнең районыбызда да Белем бәйрәмнәре гөрләде.

Елдан-ел матурая әлеге бәйрәм, укырга барасы килмәгәндәй  йөргән балалар мәктәп, гимназияләргә килгәч ачылып китәләр –  укытучыларының елмаеп каршы алулары, дус-ишләрен күрү, парталарда утыру, берсеннән-берсе күркәм чәчәк бәйләмнәре, җыр-биюләр катнаш мавыктыргыч тантана, фотосессияләр – боларның берсе дә бала күңеленә йогынты ясамый калмас. Ел да бер үзгәлек күренә мәктәпләрдә, быел менә кайбер беренче сыйныфка укырга керүчеләр сыйныфларын бизәп, бәйрәм рухын баетканнар, сыйныфларда укытучылар фотозоналар булдырганнар.

Быел беренче сыйныфка район буенча 374 бала укырга керде. Барлыгы 3823 укучы. Норма урта мәктәбе –  377, Балтач гимназиясе  –  570, Балтач урта мәктәбе –  757, Чепья катнаш төрдәге белем бирү мәктәбе 346 укучыны  үз кочагына алды.

Данлы үткәне булган Балтач мәктәбендә бәйрәм чаралары елдагыча бик матур узды. Укучыларны, укытучыларны, ветеран мөгаллимнәрне, әти-әниләрне тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин килде. Беренчеләр абый-апаларын шигырьләр сөйләп куандырды. Чыгарылыш сыйныф егет-кызлары да үзләренең алмашларына хәерле юл теләп, символик белем ачкычы тапшырды. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгыраудан соң, сыйныф бүлмәләрендә тынычлык дәресләре узды. Балтач мәктәбендәге 757 укучының 76сы –  мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керүчеләр.

Балтач гимназиясе дә яңа уку елын ачты. Гимназия директоры Ринат Мөхәрләмов белем йортында укыячак  570 баланың   72се беренче сыйныф укучылары булуы турында хәбәр итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов укучылар белән беррәттән укытучыларга да изге теләкләр җиткерде, мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең хезмәтләре елдан-ел авырлаша баруына басым ясады. «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт  башлангычларга бүләкләр дә алып килгән, «Ышанычлы, өметле  киләчәк  буын булырга язсын сезгә, балалар!», диде ул. Бәйрәмдә ЮХИДИ бүлегеннән балалар белән даими эшләүче Лилия Һадиева да катнашты, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды. Унберенче сыйныф укучыларын  беренче сыйныфка кабул иткән тәүге укытучылары Ильмира Кузьминаның  тәбрикләве бәйрәм тантанасын тагын  да күтәренке итте. «Иртәгә ук укырга!» дигәндәй, кыңгырау чыңлады.

30 елдан артык шушы белем учагын җитәкләгән, хәзер аның исемен йөрткән Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе 1 сентябрь – Белем бәйрәмен 186 укучы белән каршы алды. Беренче сыйныфка баручы 8 укучыга, 3 яшь укытучыга тәүге тапкыр кыңгырау чыңлады. 32 укытучысы, тәрбиячесе булган коллектив бу уку елында алларына зур бурычлар куя. «Үсеш ноктасы» («Точка роста») программасы белән ныклап эшләячәкбез, димәк, укучыны яңача укыту гына түгел, ә педагогларның да яңача фикерләве, өйрәнүе таләп ителәчәк, без моңа әзер, ди гимназия директоры Гөлсинә Зарипова. Яңа программага керешер алдыннан матди яктан да үзгәрешләр булган: Нияз Жаббаров  җитәкләгән төзелеш оешмасы тарафыннан 3 укыту бүлмәсенә 800 мең сумнан артык капиталь ремонт үткәрелгән, 750 мең сумнан артык электрон уку-укыту әсбаплары кайтарылган. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, балаларыбызга белем һәм тәрбия бирү өчен монда барлык шартлар да тудырылган, дип шатлыклары белән уртаклаштылар.

Үзәктән читтә булган районыбыз мәктәпләрендә дә Белем көннәре гөрләде.

Районыбыз балаларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән затлы балачак китаплары тапшырылды, «Ак барс» банкы да елдагыча бүләк әзерләгән, «Билайн» компаниясе дә балаларны котларга онытмаган.

Бәйрәм тантаналарында В.Зәкиев, З.Шакирова, Г.Газизуллина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку уку бәйрәме